Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Лаеклы ялдагы нурлатлыларга өстәмә түләүләр кайсы очракта бирелә

Эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, өстәмә социаль түләү алалар.

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге клиентлар хезмәтендә (пенсия фондында) хәбәр итүләренчә, агымдагы елда төбәгебездә әлеге минимум 13 844 сум тәшкил итә, өстәмә түләүнең уртача күләме – 3 611 сум.

Өстәмә түләүгә хокук билгеләгән очракта пенсия, пенсия тупланмаларыннан бирелә торган түләүләр, айлык түләүләр, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук акчалата махсус ярдәм чаралары исәпкә алына. Натураль рәвештә бирелә торган льготалар исәп-хисапка керми.

“Гомуми керем пенсионерның төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россия Социаль фонды өстәмә түләүләр билгели, моның өчен гариза бирергә кирәкми”, – дип хәбәр иттеләр Клиентлар хезмәтендә.

Фото: «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев