Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Лагерьларда икенче смена ачылды

Мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларенда икенче смена башланды. Бу сменада эшләүче 12 мәктәп яны лагеренда барлыгы 400дән артык бала ял итәчәк.

Әнә, шәһәрнең 1нче мәктәбендәге "Кояшкай" мәктәп яны лагерена Максим Абрамов икенче смена рәттән килә инде.
- Бик яхшы монда. Рәхәтләнеп яшьтәшләр белән аралашасың, төрле экскурсияләр, уен-конкурслар оештырыла, тәмле итеп ашаталар, - ди Максим яраткан лагере турында.
Биредә беренче сменада 60 бала ял иткән булса, икенче сменада 45 бала көч туплаячак. 20 елдан артык эшләп килүче әлеге мәктәп яны лагеренда балаларның җәйге ялын оештыруга бөтен көчләрен куйганнар.
- Ялны файдалы итеп үткәрәсебез килә. Шуңа да планны алдан ук төзеп куйдык, - ди лагерь начальнигы Индира Ногманова.
Биредә балалар өчен барлык шартлар тудырылган: көненә өч тапкыр ашату, уен-конкурслар, фильмнар карау, китапханә, янгын часте, балалар-үсмерләр мәктәбенә сәяхәт оештырылган, хәтта бассейнга су коенырга да йөриләр икән.
ММҮ методисты Эльмира Шагаева әйтүенчә, соңгы елларда мәктәп яны лагерьлары ата-аналар арасында популярлаша бара икән.
- Лагерьга йөрергә теләүчеләр бик күп. Бу программаның кызыклы һәм мавыктыргыч булуы белән дә бәйле. Аннан ата-аналар өчен түләү дә артык зур түгел. Юлламаның бары 15 процентын гына түлиләр ата-аналар, - ди ММҮ методисты.
Каникуллар һәм җәйге ял дәвам итә. Балалар уку елына сәламәтлекләрен ныгытып, көч туплап киләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1нче мђктђп ММЊ "Кояшкай" лагере