Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Людмила Синдрякова «Ел хатын-кызы» бәйгесенең район этабында уңышлы чыгыш ясады

Ул Иске Чаллы авылында яши.

Людмила Синдрякова – көмеш яшьтәге көчле рухлы һәм игелекле йөрәкле замана хатын-кызларының ачык мисалы.

Хезмәт юлы балаларны математика серләренә өйрәтеп узган мәгариф ветеранының тынгы белмәс күңеле, чыннан да, үз үрнәгендә күпләрне изге эшләргә рухландырырга сәләтле.

Һәм бу буш сүзләр түгел. Җирле депутат, ул шәхси мәсьәләләре район яисә авыл җирлеге күләмендә хәл итү таләп ителгән авылдашларын кайгырту белән бергә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтү эшчәнлегенә дә актив кушылган. Ул җитәкләгән “Игелек кылабыз” Җиңү волонтерлары хәрәкәте әгъзалары, мисал өчен, бер ел эчендә фронтка маскировкалау челтәрләрен генә дә 164 данә үреп озатканнар.

«Яшьтән дә актив идем, мактаулы бүләкләрем арасында “Иң яхшы комсомол укытучыга” дигән күкрәк билгесенә кадәр бар», – ди Людмила Мартыновна.

Лаеклы ялга чыккач, аның җәмәгать тормышы тагын да җанлана: җирле “Лейся, песня” рус халык ансамбле сафларына кушыла, китапханә каршындагы “Сударушка” клубында кул эшләре белән шөгыльләнә башлый…

Әлбәттә, якыннарыннан ныклы җилкә һәм теләктәшлек тоймаса, бер генә башлангычын да тормышка ашыра алмас иде. Петр Семенович белән дүрт балага тормыш биргәннәр алар, ишле гаиләгә ике үксез бертуганны сыендырып, аларга да ата-ана назы бүләк иткәннәр. Бүген Синдряковлар нәселен 8 оныклары дәвам иттерә. Людмила Мартыновна аларны да волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итеп, кече яшьтән игелек кылырга өйрәтә, чөнки үзенең дә яшәү мәгънәсен шунда күрә.

“Кешеләргә ярдәм итәргә яратам, шуннан күңелемә канәгатьлек хисе алам”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев