Мамык авылы балалары солдатлар өчен ике тартма окоп шәмнәре койган
Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йортында яшь буын вәкилләре катнашында махсус хәрби операция сугышчылары өчен окоп шәмнәре ясау буенча чираттагы патриотик акция узган.
Балалар остазлары кул астында солдатларга кыр шартларында алыштыргысыз булган эшләнмәләрне әзерләү технологиясен өйрәнү белән бергә илебезнең үткәненә экскурс та ясаганнар.
“Мондый шәмнәрне әле Бөек Ватан сугышы елларында ук куллана торган булганнар. Бүген дә алар солдатларга җылылык һәм яктылык бирә һәм фронт көнкүрешенең мөһим элементы булып тора. Окоп шәмнәре ясау – гадәти эш кенә түгел, ул балаларда тарихка карата кызыксыну уята һәм чын ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли”, – дип билгеләп үтте Мәдәният йорты мөдире Юлия Магарина.
Уртак эшнең нәтиҗәсе – әзер продукция салынган ике зур тартма. Аларны яшь волонтерлар алгы сызыкка гуманитар сәфәрләр оештыручы “Хәрби туганлык” төркеме вәкилләренә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев