Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Марат Әхмәтов Нурлат басуларының торышын күзәтте

Министрның Нурлат районында чираттагы тукталышы "Южная" агрофирмасы ОООсының 226 гектарлы "Казанская-560" сортлы уҗым бодае басуында булды. Биредә ул район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Равил Кузюров быел язгы кыр эшләренең бердәм булып, оператив срокларда башкарылуын, кырларны карауга зур игътибар бирелүен әйтте. Бүгенге көндә районда бар көч азык әзерләүгә юнәлтелгән, бер шартлы терлеккә 6 центнерга якын берәмлек азык әзерләнгән, диде.
- Нурлат районы элек-электән югары игенчелек культурасы белән аерылып торды. Бүгенге көндә дә бу традиция дәвам иттерелүе күз алдында. Күп эш башкарылган, күп кертемнәр ясалган, - диде министр, вак фермер хуҗалыкларына игенчелек культурасына игътибарны арттырырга кирәклеген искәртеп.
Очрашуда Марат Готович тулаем республика буенча хәлгә дә күзәтү ясады. Авыл җирлекләре башлыкларына да яңалыклар җиткерде. Быел шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларга бирелә торган субсидия күләмен 3 мең сумга җиткерү күздә тотыла, диде ул. Бөтен социаль программаларның да үтәлүен искәртеп, республиканың авыл хуҗалыгыннан да яхшы нәтиҗә көтүен басым ясап әйтте.
-Максималь уңыш алу өчен без үзебездән торганның барысын да эшләргә тиеш, - диде ул, якын көннәрдә Нурлат басуларына да яңгырлар килүен теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат