Махсус хәрби операциядә һәлак булган бер казанлының кызы мошенникларга 7 млн сум акчасын биреп җибәргән
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе (УБК) бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов хәбәр иткәнчә, республикабыз башкаласында яшәүче әлеге хатын-кыз мошенникларның курьерына 6 миллион сум акчасын биргән. Бу акчаларны ул әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булгач алган булган. Моннан тыш, тагын 1 миллин сум акчасын кырыгалдарлар счетына банкомат аша күчергән.
Рәдис Йосыпов әйтүенчә, мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләүләр алган кешеләрне күзәтеп баралар һәм аларны социаль челтәрләрдә махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга һәм төркемнәргә җәлеп итә башлыйлар, яисә телефон аша элемтә урнаштыралар.
Автор: Елена Фенина
Фото: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев