Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә катнашкан нурлатлы өчен үз предприятиесендә яңа эш урыны булдырганнар

Якташыбыз Иван Васильев махсус хәрби операциядән авыр яраланып кайткан.

“Тампонаж һәм эремә сервисы үзәге”нә ул 2022 елда цемент ясаучы агрегат операторы булып эшкә урнашкан булган. Берничә айдан соң аны мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алганнар, Камыш позывное астында Угледар юнәлешендә хезмәт иткән. 

“Ул вакытта да коллегаларым белән элемтәләрне өзмәдем, миңа исемле посылкалар, хәрби көнкүреш һәм сугышчан бурычларымны үтәү өчен кирәкле булган әйберләр җибәреп тордылар”, – ди махсус хәрби операция ветераны. 

Ике ел узгач, 2024 елның ноябрендә ул каты яралана. Дошманнарның ул чактагы һөҗүмен бүген дә әрнеп искә ала. 

“Хезмәттәшләрем белән чираттагы биремне үтәргә киттек, һәм шул чагында безгә дроннар белән һөҗүм иттеләр. Бик куркыныч булды, алардан беркая да качып котылу мөмкин түгел иде, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем, аннан соң фронт яны, тыл госпитальләрендә озак айларга сузылган дәвалануы һәм тернәкләнүе турында да сөйләп. Инвалидлык алгач, сәламәтлек торышы буенча демобилизацияләнә ул. – Әмма тормыш дәвам итә. Яңа шартларга күнегергә, яраклы эш табарга кирәк иде”. 

Шул рәвешле язмышы аны “Тампонаж һәм эремә сервисы үзәге”нә китерә. Сугыштан кайткан ветеранны предприятиедә чын герой итеп каршы алалар, һәм килеп туган проблемаларга да карамастан, эшкә урнаштыру мөмкинлеге табалар.

 “Аны сәламәтлек торышы аркасында элеккеге вазыйфасына ала алмадык. Шуңа күрә штат расписаниесен яңадан карау өчен, Холдинг җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Зур рәхмәт, аларның теләктәшлеге ярдәмендә Иван Петровичны ЭВМ операторы вазыйфасына күчердек”, – ди предприятиенең баш инженеры Рамил Рәхмәтуллин. 

Биредә, Иван Васильевичның алган яраларын һәм тернәкләнүен истә тотып, ул үзен максималь уңайлы хис итә алсын өчен, тиешле шартлар тудыруга аерым игътибар биргәннәр. Эш урынын адаптацияләүгә ихлас кайгырту белән алынганнар. 

“Безнең өчен Иван Петровичның штатта гына исәпләнмичә, тулы канлы эшли алуы аеруча мөһим булды, – дип ассызыклады матдитехник тәэмин итү һәм милек буенча инженер Марсель Галиуллин. – Без аның эш зонасын тулысынча җиһазладык. Хәзер аның кул астында бөтен кирәкле нәрсәләр – эш урыны, туклану, душ керү, киемнәрен киптерү зоналары бар. Әлбәттә, без аны махсус киемнәр белән дә тәэмин иттек. Бурычыбыз – көнкүреш мәсьәләләре эш ритмына кереп китәргә комачауламасын өчен, аңа бөтен уңайлы шартларны тудыру”. 

Тыныч тормышка кайтуына да карамастан, ветеранга хәрби хәрәкәтләр һәм сугышчан иптәшләре турындагы уйлары әле дә тынгы бирми. Дроннар һөҗүмен хәтерендә яңартып, ул илебездә махсус пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылуын уңай яктан билгеләп уза. 

“Хәзер бөтенләй башка – технологик һәм тиз бара торган сугыш. Соңгы вакытта пилотсыз очу аппаратлары подразделениеләренә белгечләрне актив кабул итүләре – дөрес карар. Киләчәк – дроннарда, бу егетләребезнең тормышларын саклап калу чарасы”, – ди ветеран. 

Бүген Иван Васильев киләчәккә оптимизм белән карый. Ветеранның төп терәге – бөтен сынауларны аның белән узган гаиләсе. Тиздән Васильевлар йортында шатлыклы вакыйга көтелә – икенче балалары дөньяга килергә тиеш. Ветеран статусы, инвалидлык һәм авыр яралануы көчле ихтыярлы якташыбыз өчен киртәгә әверелмәгән. Якыннарының кайгыртуын һәм коллегаларының ышанычлы терәген тоючы Иван Петрович зур планнар кора.

“Көчем күп, яшәү һәм файда китерү теләгем зур. Гаиләм – тылым нык, алда туган коллективымда тотрыклы эш көтә, бернинди авырлыклар да куркытмый”, – ди ул елмаеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев