Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чулпан егете Рәсүл Сафиуллин күпсанлы медальләргә лаек

Махсус хәрби операция һәркайсыбыз өчен ныклыкка сынау булды, Ватанны һәм якыннарын яклау өчен үз гомерләрен куркыныч астына куярга әзер булган чын геройларны ачыклады.

Солдатлар, офицерлар, волонтерлар… Бу исемлектә медицина хезмәткәрләре аеруча мөһим урынны били. Аларның хезмәте көн саен фидакарьлек һәм батырлыкка тиң. Без, Чулпан авылы халкы өчен мондый геройларның берсе – Рәсүл Сафиуллин. Бүген ул махсус хәрби операция зонасында катлаулы бурычлар үтәп, сугышчыларның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык куя. Аның медальләре һәм мактау билгеләре – ул намус белән башкара торган гаять зур хезмәтнең кечкенә бер өлеше генә. 

Рәсүл әле мобилизациягә кадәр үк һөнәре итеп кешеләргә хезмәт итү юлын сайлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Владивостокта хәрби-диңгез флотында армия хезмәтен үтәп кайта. Аннары Буа медицина училищесына фельдшер белгечлегенә укырга керә. Белемгә омтылышы аны Ульян дәүләт университетының медицина факультетына алып килә, анда ул читтән торып реабилитолог һөнәрен үзләштерә башлый. 

Тыныч тормыш һәм егетнең укуы 2022 елда өзелә – Рәсүлгә повестка килә. Профессиональ медицина хезмәткәре һәм тугры хәрби буларак, ул үзенең ярдәме аеруча таләп ителгән урынга юл тота. Махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә Рәсүл Сафиуллин күпсанлы бүләкләргә лаек була. Алар арасында “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Һәлак булучыларны коткарганы өчен”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби медицинадагы казанышлары өчен”, “Сугыштагы аерым казанышлары өчен”, “Бәрелештә ярдәм күрсәткәне өчен” медальләре һәм башкалар бар. 

Рәсүл үзе исә фронттагы көндәлек тормышы турында артык сөйләргә яратмый. Авыр тән җәрәхәтләре алган иптәшләре, әрнү һәм имгәнүләр – якын кешеләре даирәсендә уртага салып сөйләшә торган темалар түгел болар. Ул һәр яралыны сугыш кырыннан алып чыгу һәм табиблар карамагына тапшыру, аларны үз туганы кебек тәрбияләп аякка бастыру турында хыяллана һәм шуңа омтыла да. 

“Мине әти-әнием шулай тәрбияләделәр, – ди Рәсүл. – Һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм. Патриотизм турында кычкырып йөрергә кирәкми, ә үз эшеңне намус белән башкару мөһим. Безнең миссия – баш өстендә тыныч күк йөзе булсын өчен бөтен көчебезне биреп хезмәт итү”. 

Геройга үз бурычларын намус белән башкарырга гаиләсе дә канат куя. Ул 2021 елда тормыш кора, хәзерге вакытта ике кызы үсеп килә. Тормыш иптәше – гаилә учагын саклаучы, аның таянычы һәм психологы да, бөтен көнкүреш мәшәкатьләре һәм балаларны тәрбияләү аның җилкәсенә төшкән. Кызлары әтиләре белән горурлана, аңа рәсемнәр ясыйлар һәм түземсезләнеп өйгә кайтуын көтәләр.

Әти-әнисенең йөрәге дә сагыш һәм дога белән тулы. Алар көн саен уллары өчен дога кылалар, посылкалар җибәрәләр, хатлар аша аңа рухи көч бирәләр, аның язмышы өчен борчылсалар да, бу хакта үзенә белгертмичә, сөю һәм горурлык сүзләре белән күңелен күтәрәләр. Алгы сызыкта Рәсүл Сафиуллин кебек медицина хезмәткәрләре ут астында могҗизалар тудырганда да, кешеләр тылда гуманитар ярдәм җыйганда, челтәрләр үргәндә, окоп шәмнәре ясаганда да – һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә. Батырлыгы һәм ихтыяр көче Рәсүлгә барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Чулпан халкы үз якташы белән горурлана һәм аның туган ягына җиңү белән әйләнеп кайтуын көтә.

Наилә Галимова, Чулпан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев