Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә катнашучы нурлатлының гаиләсе ишәйде

Күптән түгел Нурлат районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде.

Сәбәбе – Стрелок позывнойлы махсус хәрби операция сугышчысының улы дөньяга килде. Сабыйның әтисе һөҗүмчеләр полкы составында Запорожье юнәлешендә хәрби бурычларын үтәгәндә, туган шәһәрендә аның тылы тагын да ныгыды. 

Нәни Андрей 31 мартта дөньяга килгән. Тантанага әбиләре белән бергә энесе турында хыялланган 4 яшьлек София да килгән иде, бабалары өйдә көтеп торалар икән. 

Ир белән хатын арасында йөзләгән чакрымнар булса да, Ксения Андреевна тормыш иптәшеннән һәр мизгел ярдәм тоюын белдерә. Гаилә башлыгы РФ Саклану министрлыгы белән контракт килешүен узган елның гыйнваренда төзегән. 

“Тормыш иптәшем алгы сызыкта булса да, элемтәгә чыгу һәм безгә теләктәшлек күрсәтү юлын таба. Иң шатлыклы хәбәр – улы туу уңаеннан аңа кыска вакытлы ял бирделәр”, – дип уртаклашты яшь ана. 

Бу куанычлы вакыйганы әбиләре Светлана Тимошишина һәм Людмила Овсянникова да уртаклаштылар. 

“Икеләтә дулкынлану хисе кичерәбез. Без гаиләбез герое өчен көн саен дога кылабыз, хәзер исә тагын бер яклаучыбыз – оныгыбыз Андрей туды. Без, әлбәттә, бар нәрсәдә дә булышачакбыз, сабыйны кайгыртып торачакбыз”, – диделәр алар. 

Гаиләне сөенечле вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар килгән иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрәва Ксения Андреевнага сабыйның беренче документын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

“Андрей әти-әнисен сөендереп, сау-сәламәт һәм көчле булып үссен. Ә аның әтисенә тизрәк җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез”, – диде Николай Пантелеймонович. 

Бала тудыру йортындагы чара җылы атмосферада үтте һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Рәсми өлештән соң яшь ана улы һәм кызы белән өенә юл тотты, анда гаиләнең яңа әгъзасын каршы алырга бар нәрсә дә әзер инде. Алда аларны тагын бер зур вакыйга көтә – гаилә башлыгы ялга кайтачак, һәм улы белән шәхсән танышып, вакытын якыннары белән уздырачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев