Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә катнашучылар “Агромотиватор” гранты ярдәмендә үз эшен башлап җибәрә ала

Бу һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге башка ярдәм чаралары хакында Нурлат районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов сөйләде.

– Ирек Минсалихович, сөйләшүне узган ел йомгакларыннан башлыйк әле. 2025 ел Нурлат районы фермерлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклары өчен нәтиҗәле булдымы? 

– Әйе. Шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр барлыгы 22 млн 750 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Бу акчаларның 17 миллион сумнан артыграгы – савым сыерлар һәм кәҗәләр асраучылар өчен. Товарлыклы һәм нәселле таналар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга ике хуҗалык – барлыгы 868 мең сум, мини-фермалар төзүгә бер хуҗалык 500 мең сум күләмендә субсидияләр алдылар. 

– Күптән түгел фермерлар өчен яңа ярдәм чарасы – “Агромотиватор” гранты пәйда булды. Аның үзенчәлеге нидә? 

– Бу – бик мөһим юнәлеш. “Агромотиватор” гранты махсус хәрби операциядән тыныч тормышка кайтып, үз фермер хуҗалыкларын ачарга теләүче сугышчы ир-егетләр өчен булдырылды. Әлеге программа кысаларында дәүләт фермер хуҗалыгы төзүгә киткән чыгымнарның 90 процентка якынын кире кайтара. Ит яки сөт җитештерүгә юнәлтелгән мөгезле эре терлек фермалары төзүчеләр өчен аның күләме – 7 млн сумга, башка юнәлешләр, мәсәлән, яшелчәчелек, кошчылык яки умартачылык өчен – 5 миллион сумга кадәр булырга мөмкин. Шартлары бик кулай: хәрби ветераннар чыгымнарның 10 процентын гына үз кесәсеннән чыгара, калган акчага техника, терлек, җир сатып алырга яки ферма төзергә мөмкин. 

– Агымдагы елдан фермерлар өчен “Агростартап” һәм Гаилә фермасын үстерүгә грантлар программалары бетерелде. Фермер хуҗалыклары ниндидер ярдәм чараларына исәп тота аламы соң? 

– Әйе, хәзер әлеге ике программа урынына Фермер хуҗалыгын үстерүгә грантлар бирелә башлый. Грантның күләме, фермерның проектны тормышка ашыруга керткән үз акчаларының күләменнән чыгып, 5 миллион сумнан 30 миллион сумга кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта техника, җайланмалар сатып алуга киткән чыгымнарның 60 процентка якынын каплауга субсидияләр дә гамәлдә. “Агротуризм”ны үстерүгә грантлар һәм субсидияләр, авыл җирендә кече пекарня ачучыларга да дәүләт ярдәме каралган. 

– Ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен традицион субсидияләр сакланамы? 

– Әйе, барлык программалар да үз көчендә кала. Быел да мини-фермалар төзелешенә бирелә торган дәүләт ярдәме төп юнәлешләрнең берсе булачак. Биредә субсидиянең күләме шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган савым сыерларның санына бәйле. Мәсәлән, ел башына 3 сыерыгыз булып, баш санын тагы 5 сыерга арттырырга әзер булсагыз – республика 1 млн сум бирә. Сыерлар санын 2дән 5кә кадәр җиткерүчеләргә 500 мең сум каралган. Һәм төп шарт: баш санын 5 ел дәвамында киметергә ярамый. Бу программада яңалык та бар: моңа кадәр анда катнашып, мини-ферма төзегән хуҗалыклар, яңа ферма төзегән очракта, кабат та мөрәҗәгать итә ала. Савым сыерлар, кәҗәләр һәм бияләр асраучылар өчен субсидияләр исә хәзер бердәм ставка буенча түләнә. Мәсәлән, бер баш савым сыерга 6 300 сум каралган, әмма бер хуҗалыкка 24 баштан да артыгракка түгел. Бройлер чебиләр, үрдәк, каз яки күркә бәбкәләре сатып алу чыгымнары да каплана. Субсидиягә 50дән 100 башка кадәр кошны 1 апрельдән 1 июльгә кадәр сатып алучылар исәп тота ала. Шунысын истә тотыгыз: субсидия алу өчен кош-корт сатып алган көнне тутырылган килешү, накладной, кабул итү-тапшыру акты, чек яки квитанция, ветеринарияозату документлары булу шарт. Нәселле һәм товарлыклы таналар һәм беренчегә бозаулаган сыерлар сатып алучылар өчен дә бер башка 80 һәм 90шар мең сум күләмендәге субсидияләр сакланып кала. 

– Ирек Минсалихович, авыл эшчәннәренә нинди теләкләрегез бар? 

– Авыл хезмәте беркайчан да җиңел булмады, әмма эшләргә теләге булганнарга дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары бар. Тәҗрибәле фермермы сез, яисә “Агромотиватор” программасы буенча эш башларга теләүче махсус хәрби операция ветеранымы – без сезнең һәркайсыгызга ярдәм итәргә әзер. Барлык сораулар белән дә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-06-87 номеры буенча яисә авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә аласыз. 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев