Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итүче якташыбыз РФ Саклану министрлыгының югары ведомство бүләгенә тәкъдим ителгән

Нурлат егете Даниилның илебез сагына басу теләге 2022 елның февралендә үк уянган, әмма ул вакытта медицина колледжында укый торган булган.

Медбрат дипломы алуга ук армиягә китәргә ниятләгән, анда Саклану министрлыгы белән контракт килешүе төзергә уйлаган. Әмма язмыш башкача хәл иткән: сәламәтлек торышы сәбәбе белән аны армиягә алмаганнар. Тик егетнең карары нык булган. Әти-әнисен борчымас өчен, башта үз планнарын алар белән дә бүлешмәгән. Нәтиҗәдә, 19 яшьлек егет Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итәргә киткән. Хәзерге вакытта аңа 21 яшь, бу чор эчендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән.
 

"Ватан – ул безнең йортыбыз, тарихыбыз, аның халкы, моны мин бала чагымнан ук аңлый идем. Вакыт җиткәч, читтә кала алмадым", – ди Даниил.
 

Ул яралыларны кабул итү һәм эвакуацияләүдә катнаша, алар га медицина ярдәме күрсәтә. Аның грамоталы эш итүе нәтиҗәсендә ничәмә-ничә хәрбинең тормышы һәм сәламәтлеге саклап калынган. 
Хәрби санитар поезд – уникаль “тәгәрмәчтәге мобиль хастаханәдә” эшләгәндә аның кешелеклелек сыйфатлары тагын да ныграк ачыла. Биредә ул үзен дисциплиналы, грамоталы һәм намуслы белгеч итеп
таныта.

 

"Ватанны төрлечә якларга мөмкин. Минем өчен – ул аны кулларына корал тотып яклаучы кешеләрне коткару", – дип уртаклашты хәрби медик.
 

Поездда барганда юл буена тәүлек әйләнәсе һәм үз гомеренә дә куркыныч янаган шартларда ул яралы сугышчыларны коткара. Медицина бурычларын фидакарьләрчә башкарып
кына калмыйча, ул проводникларның эшен грамоталы оештыра, дәвалау режимын контрольдә тота һәм эвакуацияләнгән сугышчылар арасында дисциплинаны сакларга ярдәм
итә.


“Катлаулы шартларда ул югары белем-күнекмәләр һәм әзерлек күрсәтеп, хәрбиләрнең тормышларын саклап калу буенча ашыгыч һәм кичекмәс эш алып бара, зур фидакарьлек һәм һөнәрмәнлек белән хезмәт итә”, – ди аның турында хәрби часть җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев