Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Мөнәҗәт – рухи мирасыбыз” дип аталган район фестивале төрле буын вәкилләрен үзенә җыйды

Мөнәҗәтләр фестивале Түбән Нурлаттагы “Нур” татар мәдәнияте үзәгендә үтте.

Салдакай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина чарада әнисеннән ишетеп үскән мөнәҗәттән өзек башкарды. 

«Кызганычка каршы, әниебез исән булганда, мөнәҗәтне тулысы белән язып калырга башыбызга килмәгән, хәтердә 4 юлы гына сакланган. Әниебез һәрчак яратып башкара иде аны, – ди ул. – Хәзер әтием дә, әнием дә вафат инде. Бүген фестивальдә әлеге мөнәҗәтне башкаруым аларның рухына дога булып барып ирешсен». 

Район фестиваленә әзерләнгәндә кемдер әнә шулай гаилә елъязмаларында сакланган мөнәҗәтләрне барлаган, кемнәрдер авылдашлары башкара торган халык мирасына мөрәҗәгать иткән, кайсылары башка чыганаклардан яңаларын өйрәнгән... 

Татар халкы иҗатының нигездә Аллаһка сыену, аңа ялвару, эчеңне бушату булып яңгыраучы әлеге лирик жанр үрнәкләрен сайлаганда исә һәркайсы аларның тирән эчтәлекле булганнарына, халыкның бай рухи дөньясын чагылдыра торганнарына өстенлек биргән. Сәхнәдән төрле тематикага кагылышлы мөнәҗәтләр яңгырады бу көнне, аларны яшь буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә моңлы һәм тамашачыларның күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкарды. 

Фестиваль 4 номинация буенча үтте. Түбән Нурлатның “Акъәбиләр” төркеме әгъзалары Әфрүзия Тямаева, Мәрьям Бикинеева һәм Мәйсәрә Әһлиуллина “Коллективлар” номинациясендә чыгыш ясадылар. Җирле мәчеттә оештырылган укуларга йөрүче хатын-кызлар үз микрорайоннарында узган чарада берсүзсез катнашырга карар кылганнар. Биредә үк элегрәк җирле мәдәният йортында “Атнакич” клубы составында төрле чараларда катнашуларын да искә төшереп алдылар. 

«Ул чакта мөнәҗәтләрне, төрле сәхнә күренешләрен башкарып, район һәм республика күләмендә үтә торган бәйгеләрдә актив катнаша, урыннар яулый идек. Мондый чаралар яшьләрне рухи мирасыбызга тарту өчен дә кирәк. Алар гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр иде», – ди Әфрүзия Тямаева. 

Бу көнне җиңүчеләр арасына кермәсәләр дә, кәефләрен төшермәделәр Түбән Нурлатның Акъәбиләре. Киресенчә, катнашучылар арасында яшь буын вәкилләренең дә күп булуына сөенеп, зур канәгатьлек хисләре кичереп утырдылар. Әнә, “Сәләт” Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар сәхнәдә ничек осталарча чыгыш ясадылар. Фестивальнең иң яшь катнашучысы – үзенчәлекле милли киемнәр кигән 7 яшьлек Нәргизә Юнысованың чыгышын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. 

«Язгы каникуллар булуга да карамастан, бәйгедә катнашырга булдык, – ди сәнгать мәктәбендә балаларны татарча җырларга, шул исәптән мөнәҗәтләр дә башкарырга өйрәтүче Роза Әхмәтҗанова. – Бүген Нәргизәдән тыш, “Илһам” вокаль ансамбле һәм Сөмбел Мостафина катнашты. Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге бары тик яхшылыкка, игелеккә генә өнди. Миңа йөрүче балалар Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген белеп үсәләр, мин һәрчак аларның күңелләрендә иман нуры калсын, тормышта үз урыннарын тапсыннар иде, дип телим». 

Чараның инициаторы һәм оештыручысы – “Нур” мәдәният үзәге директоры Фирүзә Бикташова әйтүенчә, районда мондый фестивальләрне традициягә кертмәкче булалар, алга таба аларны авыл мәдәният йортларында да үткәрергә ниятлиләр икән. Беренче районкүләм фестивальне оештыру исә район мәдәният бүлеге һәм микрорайонның ике мәчет мәхәлләсе ярдәме белән мөмкин булган. Чара азагында барлык номинацияләр буенча да җиңүчеләр бүләкләр алды, алар белән бергә барлык катнашучылар да сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде. Халкыбызның бай рухи мирасы үрнәкләре белән исә бу көнне фойеда оештырылган күргәзмәдә дә танышырга мөмкин булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев