Муса Җәлилнең 120 еллыгы Нурлат районында күпсанлы истәлекле чаралар белән билгеләп үтелде
Район күләмендә танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең бердәнбер бюсты урнашкан Бикүле авылында тантаналы митинг узды.
Авыл халкы, киң җәмәгатьчелек, җирле мәктәп укучылары район башлыгы Дамир Ишкинеев башлангычында шагыйрьнең каһарман батырлыгын һәм үлемсез иҗатын яд кылып, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Бюст авылның нәкъ үзәгендә 1972 елда, узган гасырның 60нчы елларыннан Муса Җәлил исемен йөрткән колхоз рәисе Әмин Сөләйманов инициативасы белән куела һәм бүгенге көнгә кадәр бикүлелеләр тарафыннан кадерләп саклана.
Шул ук көнне “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә герой-шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Мәгариф идарәсе чараны киң колач белән оештырган иде. Фойеда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 86 кул эшен үз эченә алган тематик күргәзмә җәелдерелде, сәхнәдән шәһәр мәктәпләре укучылары башкаруында Муса Җәлилнең әсәрләре яңгырады, гыйбрәтле тормыш юлы барланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев