Назлыгөл Мөгыйнова «Ел хатын-кызы» бәйгесендә «Ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулады
Бакча мөдире булу – җиңел хезмәт түгел, коллективның киңкырлы педагогик һәм методик эшчәнлеген, хуҗалык мәсьәләләрен, бакчага йөрүче дистәләгән бала турында кайгыртуны һәм яшь педагогларга остазлык итүне дә үз өстеңә алырга туры килә.
“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Мөгыйнова гомере буе матурлыкка гашыйк. Бала чагыннан рәсем ясарга ярата, иҗат аңа илһам, яшәү дәрте бирә... Кайда гына булмасын, үзенең тирә-ягын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә, уңайлылык, җылылык тудыра. Үз бакчасы булсынмы, яки үзе җитәкләгән мәктәпкәчә учреждение территориясеме – чәчәк түтәлләре зәвыклы фигуралар, арт-объектлар белән тулыландырылып, тулы бер дизайнерлык почмагы хасил итә. Буш вакытларында ясалма чәчәкләрдән, хуш исле шәмнәрдән гүзәл композицияләр ясап, аларны якыннарына, дусларына бүләк итә. Туган тел, әдәбиятка да битараф түгел ул, “Әдәби марафон”нарда катнашып күңеленә рухи җим ала.
Мавыгулар дөньясы шактый киң булса да, бүген үзенең педагоглык эшчәнлеген иң зур уңышы дип саный. Бу һөнәрдә инде ул 33 ел. Башта туган авылы Кычытканлыда мәктәптә, балалар бакчасында хезмәт куйган, 2011нче елдан “Кояшкай” белән уңышлы җитәкчелек итә.
Бакча мөдире булу – җиңел хезмәт түгел, коллективның киңкырлы педагогик һәм методик эшчәнлеген, хуҗалык мәсьәләләрен, бакчага йөрүче дистәләгән бала турында кайгыртуны һәм яшь педагогларга остазлык итүне дә үз өстеңә алырга туры килә.
“Безнең коллективыбыз иҗади фикерләүче, тырыш хезмәткәрләрдән тора. 2019 елдан башлап кына да төрле максатларга 5 грант отып, тормышка ашырдык. Тәрбиячеләребез педагогик осталык бәйгеләрендә катнашып, әледән-әле уңышларга ирешәләр, – ди Назлыгөл Насыйховна. – Коллективны үз артыңнан ияртү, яңа проектларга рухландыру өчен иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең. Һәм моның өчен үз өстеңдә эшләргә, һөнәри белемнәреңне арттырып торырга, эштә дә, гаиләңдә дә ихтирам казанырга кирәк. Янәшәмдә ышанычлы тормыш иптәшем бар, балаларым уңышлары белән сөендереп торалар. Боларның барысы да бүген үземне бар яктан да бәхетле хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлек бирә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев