Нурлат авылларында изге урыннарга стелалар куелды
29 июльдә Богдашкино һәм Вишневая Поляна авылларында Рус географик җәмгыятенең "Татарстанның изге урыннары" этнографик проекты кысаларында җимерелгән гыйбадәт йортлары урыннарына истәлекле стелалар куелды.
Әлеге тантанларда җирле руханилар, ТР Епарихиаль чиркәү советы, Рус географик җәмгыяте вәкилләре, район җитәкчелеге һәм әлеге авылларның халкы катнашты. Богдашкинодагы гыйбадәтханә кайбер мәгълүматлар буенча, 1888 елда төзелгән булган, соңрак ул клубка әверелгән, ә 1934 елда бөтенләй җимерелгән. Хәзер бу урында истәлеклек стела куелда. Вишневая Полянадагы гыйбадәт йорты 1790 елда төзелгән, аны 140 елдан соң җимерәләр. Әлеге урынга да стела куелды. Авыл халкы исә узган ел биредә гыйбадәтханә төзү өчен акча җыя башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев