Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егете Россиянең спорт остасы исемен яклады

Зөлфир Сөнгатулиин көрәш белән 5 яшеннән шөгыльләнә.

 

Узган ял көннәрендә Алабугада билбау көрәше буенча үткән Бөтенроссия ярышларында спорт мәктәбе чыгарылышлары Зөлфир Сөнгатуллин һәм Юлия Растоскуева үз үлчәү категорияләрендә җиңүләр яуладылар.

Бүгенге көндә Әлмәт физик культура колледжының 1нче курсында белем алучы Зөлфир Сөнгатуллинга исә әлеге дәрәҗәле ярышларда җиңүе Россиянең спорт остасы нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

Зөлфир – көрәшчеләр нәселеннән, әтисе Зөлфәт тә заманында келәмдә күп тапкырлар үзенең көчен һәм осталыгын раслаган көрәшче. Улын да көрәшкә нәкъ менә ул китергән.

“Көрәш белән мин 5 яшемнән шөгыльләнәм. Кайчандыр нәкъ менә әлеге спорт төренә китерүләре өчен бүген әти-әниемә рәхмәтлемен. Нурлатта Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә көрәш серләренә тәҗрибәле тренерлар Илшат Әһлиуллин һәм Рафаэль Билданов кул астында өйрәндем. Бүгенге уңышым, һичшиксез, аларның хезмәте, осталыгы нәтиҗәсе дә, – ди яшь көрәшче. – Бүгенге көндә мин Әлмәттә “Ак бүре” көрәш клубында шөгыльләнүемне дәвам итәм. Максатыма ирешергә бүгенге тренерларым да булышты, әлбәттә”.

Тренеры Илшат Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, Зөлфир бала чагыннан үзенең максатчанлыгы белән аерылып торган.

“Бүгенге көндә Россиянең спорт мастеры исемен алу җиңел генә түгел. Моның өчен зур тырышлык, җиңү артыннан җиңү яулап, бик күп баскычларны узу таләп ителә. Зөлфирнең бу җиңүе минем өчен дә, бөтен мәктәбебез өчен дә зур горурлык”, – ди Илшат Нәбиуллович.

Зөлфирнең уңышына, әлбәттә инде, әти-әнисе, барлык якыннары да шатланган. Бүген спорт мәктәбендә шулай ук көрәш белән шөгыльләнүче 12 яшьлек сеңелесе Зәлинә исә аеруча зур горурлык кичергән. Россиянең спорт остасы исемен йөртүче абыең булу, чыннан да, зур горурлык инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев