Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат: электрон ветеринария сертификатлаштыруына үзгәрешләр кертелә

Электрон ветеринария сертификатлаштырылуы кертелү авыл хуҗалыгы продукциясенең җитештерелгәннән алып кибет киштәләренә килеп җиткәнчегә кадәрге юлын контрольдә тотарга ярдәм итә.

Ул кулланучыларны сыйфатсыз һәм куркыныч продукциядән саклый, күзәтчелек органнарының мошенниклыкка каршы көрәш буенча эшчәнлеген үтә күренмәле һәм нәтиҗәле итә, намуслы эшмәкәрләргә тигез көндәшлек шартларында эшләүгә юл ача һәм кәгазь документация белән эшләүдән коткара. “Меркурий” дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләүгә күчү этаплап алып барыла һәм 1 июльдән бу уңайдан янә үзгәрешләр көтелә. Алар белән безне район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Хәйбуллина таныштырды. – Россия Федерациясенең 2016 елның 27 декабрендәге Карары белән расланган “Ветеринария озату документларын электрон формада рәсмиләштерү тәртибе”нең 52 һәм 53 пунктлары нигезендә, барлык оешмалар да электрон ветеринария озату документларын “Меркурий” системасында ябарга тиешләр, – ди ул. – Районда бу юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Балалар бакчалары, мәктәпләр, ашханәләр, авыл хуҗалыгы җитештерүе предприятиеләрендә бу эш җайга салынды инде. Әмма шәһәрдә ачылып торган яңа сәүдә нокталары, җитештерү мәйданчыклары еш кына бу эшкә кушылырга ашыкмый. Ә бит системада теркәлеп, эшли башлау әлләни кыенлык тудырмый, монда безнең район ветеринария берләшмәсе белгечләре һәркемгә теркәлергә һәм ярдәм итәргә әзер. 1 июльдән ветеринария озату кәгазьләре тутырылырга тиешле контроль астындагы товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертелә. Әзер сөт, ит һәм балык ризыкларына да мәҗбүри рәвештә электрон ветеринария озату кәгазьләре тутырылырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев