Нурлат гаиләләре «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм нәсел шәҗәрәсе фестивалендә катнашты
Фестивальнең финал чарасы бүген Казанда узды
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлат гаиләләре «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм нәсел шәҗәрәсе фестивалендә катнашты. Нурлаттан фестивальдә муниципаль этапта җиңүчеләр: Закировлар, Минһаҗевлар-Сатдаровлар һәм Сандрюхиннар гаиләләре катнашты.
Чара Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы сәхнәсендә узды. Катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Гаилә тарихын сакларга тиешле фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта. Быел конкурска бөтен республикадан 299 гаилә гариза биргән. Зона этабында 41 гаилә көч сынашты, ә финалга шәҗәрәләрен саклаучы иң тату алты команда чыкты. Аларның күбесе Татарстан тарихында сизелерлек эз калдырган.
Шуны да искәртик: Нурлатта узган фестивальнең район этабында 6 гаилә командасы катнашкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев