Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат гаиләләре шахматта көч сынашты

Чараны «Дебют” шахмат клубы оештырды.

 

Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда “Безнең шахматчылар гаиләсе” турниры үтте. Уеннар быел өченче тапкыр узды. 
Бу юлы  турнирда 12 команда катнашты. Ярышның форматы үзенчәлекле: һәр командада  бер мәктәп укучысы (1-8 сыйныфлар) һәм гаиләнең бер өлкән әгъзасы уйный.

Залда ихлас җылы мохит хөкем сөрде. Яшь гроссмейстерларга терәк булырга иң якын кешеләре килгән иде –  “икенче номерлы уенчы” сыйфатында әтиләр, әниләр, бабайлар һәм хәтта әбиләр дә катнашты. 

Җиңү өчен көрәш киеренке, ләкин гадел булды. Барлык турлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 
1 урын – Сапаров Дима (6 сыйныф) һәм аның әнисе. Команда искиткеч тактика һәм ныклы ихтыяр көче күрсәтте.
2 урын – Мөхәммәтов Раян (2 сыйныф) һәм аның бабасы. Капитан яшь булуына карамастан, тәҗрибә һәм яшьлек берлеге бик яхшы нәтиҗә китерде.
3 урын – апалы-сеңелле Айсина Самира һәм Айсина София (икесе дә 7 сыйныф укчылары). Алар бик тату уен күрсәттеләр.

Барлык призлы урыннарны яулаучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Яшь катнашучыларга татлы бүләкләр, ә өлкәннәргә истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Уеннарның гаделлеген һәм кагыйдәләрнең саклануын хөкемдарлар коллегиясе күзәтте. 
 

“Барысы да яхшы үтте. Катнашучыларга битараф булмаганнары һәм азартлары өчен рәхмәт. Елдан-ел турнир кызыклырак уза, һәм без спортка мәхәббәт аша гаилә кыйммәтләренең тагы да ныгуын күрәбез. Без бу игелекле традицияне дәвам итәчәкбез!” — дип билгеләп үтте “Дебют” шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев