Нурлат гаиләләрен тантаналы чарада бүләкләделәр
Бүген, 6 мартта, Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Яңа туган сабыйга бүләк” акциясе узды.
ЗАГС хезмәткәрләре балалары яңа туган гаиләләрне, шулай ук күпбалалы гаиләләрне котладылар.
“Кадерле әниләребез һәм әбиләребез, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Тормышыгыз күңелле сюрпризлар һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулы булсын. Сезгә бәхет-шатлыклар, наз һәм мәхәббәт телибез, сәламәт булыгыз һәм ешрак елмаегыз”, – дип үз теләкләрен җиткерде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев