НУРЛАТ ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ САКЛАУ БУЕНЧА ЭШЛӘР БАШЛАНДЫ
Район буенча кичәге көнгә язгы чәчү эшләре барлык мәйданнарның 72 процентында тәмамланган. Хуҗалыкларда чөгендер чәчү төгәлләнү ягында, язгы бодай, кукуруз, көнбагыш, күпьеллыклар чәчү дәвам итә. Язгы чәчү белән бервакытта үсемлекләрне саклау буенча эшләр башланды. "Сөләйманов Ә.И" КФХсы һәм "Южная" агрофирмасында шикәр чөгендерен бөркүгә керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев