“Нурлат-информ” коллективы диспансерлаштыруны эш урынында узды
“ТАТМЕДИА” АҖнең “Нурлат-информ” филиалы хезмәткәрләренә мөһим медицина тикшерүе оештырылды.
Елдагыча, быел да массакүләм мәгълүмат чаралары коллективы иҗади процесстан аерылмыйча гына диспансерлаштыру үтте. Нурлат район үзәк хастаханәсенең күчмә табиблар бригадасы хезмәткәрләрне карады: анализлар алдылар, кан басымын үлчәделәр, ЭКГ үткәрделәр, терапевт консультациясе һәм башка тикшерүләр башкарылды. Мондый формат тыгыз графикта эшләүче журналистларга үз сәламәтлекләре турында мәгълүматны оператив рәвештә алырга һәм табиб каравын вакытында үтәргә мөмкинлек бирә.
Даими тикшерүләр коллектив өчен яхшы традициягә әверелде, чөнки хезмәткәрләрнең сәламәтлеге – бөтен филиалның нәтиҗәле эшләвенең нигезе. Офиста медтикшерү узу вакытны янга калдыра һәм команда әгъзаларына һәркайсысына үзенең яңа иҗади бурычларга яхшы физик формада әзер булуына инанырга мөмкинлек бирә.
“Нурлат-информ”га шулай ук “Нур Радио” хезмәткәрләре дә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев