Нурлат кикбоксчылары Яр Чаллыда уңышлы чыгыш ясады
Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Евгений Казаев кул астында кикбоксинг белән шөгыльләнүче үсмерләр шул көннәрдә Яр Чаллыда С.П.Титов исемендәге Кәгазь-катыргы комбинаты призларына өченче республика турнирында катнашып кайттылар.
Нурлатның яшь кикбоксчылары әлеге ярышларда ел саен катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Бу юлы да Тимур Сафин, Булат Шәйдуллин, Дамир Мөхәммәтов турнирның җиңүчеләре булдылар. Ә Дмитрий Булатов, Алексей Морозов, Юрий Леваков, Иван Маринин һәм Кирилл Тихонов икенче призлы урынны яуладылар. Әйтергә кирәк, ярышларда быел Татарстанның 10 районыннан 24 команда – барлыгы 107 кикбоксчы катнашкан. Ә җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар бүләккә дипломнар, медальләр белән бергә кыйммәтле бүләкләр – спорт кирәк-яраклары алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев