Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат коллективлары Казандагы рус хор музыкасы фестивалендә лауреат булды

Нурлат районы иҗат коллективлары Казанда узган А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы фестиваленең Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, лауреат дипломнарына лаек булды.

Фестивальнең сайлап алу этабын районның “Ветеран” хоры (җитәкчесе Олеся Илифанова) һәм “Славяночка” рус җырлары ансамбле (җитәкчесе Юлия Магарина) уңышлы үтеп, башкала сәхнәсендә чыгыш ясау хокукын алды. Быел республикакүләм фестивальдә Татарстанның 20 районыннан якынча 60 иҗат коллективы катнашты.

Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Славяночка” ансамбле тамашачылар игътибарын быел репертуары белән генә түгел, ә яңартылган концерт костюмнары белән дә җәлеп итте.

– Костюмнар Татарстан Республикасы Рәисе гранты хисабына Казан остаханәләренең берсендә тегелде. 400 мең сумлык грант безгә ике ел элек бирелгән иде. Ниһаять, Казан губернасы халкының тарихи киемнәренә нигезләнгән соңгы эскизыбыз расланды һәм 12 өр-яңа костюм әзер булды, – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Юлия Магарина. – Киемнәр иске рус стилендә тегелгән, боярынялар күлмәкләрен хәтерләтә. Алар затлы парча тукымасыннан эшләнгән, ә тукыма хәтта чит илдән кайтарылган.

“Ветеран” хоры һәм “Славяночка” ансамбленең уңышы “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Татарстан Республикасында актив озын гомер” программасының Нурлат районында нәтиҗәле тормышка ашырылуын тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев