Нурлат мәктәпләре 1 сыйныфка гаризалар кабул итә башлады
Гаризаларны төрле ысуллар буенча бирергә була
1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт алды. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чор конкрет мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар, шулай ук кабул итүдә өстенлекле яки беренче чираттагы хокукка ия булган гражданнар өчен каралган.
Икенче этап 6 июльдә башлана һәм 5 сентябрьдә тәмамлана. Бу вакыт аралыгында балаларын теркәлү урыны буенча түгел, ә башка райондагы яки торак пункттагы мәктәпкә урнаштырырга планлаштыручылар документларын тапшыра алачак.
Гаризаларны мәктәпкә шәхсән килеп, почта аша заказлы хат җибәреп, уку йортының электрон почтасы яки ТРның Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион форматта юлларга мөмкин. Гариза үрнәге мәктәпләрнең рәсми сайтларында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев