Нурлат мөслимәләре таныклыклар алды
“Миңнегөл» мәчетендә берничә ел дәвамында мәчет каршында һәм Биккол авылы мәхәлләсендә дини гыйлем алган хатын-кызларга курсларны тәмамлау буенча документ тапшырылды.
Чарада Нурлат районы мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов, “Миңнегөл” мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Гыйниятуллин, Биккол авылы имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гәрәев катнашты. Таныклыклар алган мөслимәләр мөгаллимә Әлфия Хәсәнова кулы астында ислам дине нигезләрен, гарәп хәрефләрен өйрәнә, изге Коръәнне укый, ислам кыйммәтләренә төшенә. Таныклык алу - ул курслар тәмамалану дигән сүз түгел, ә гыйлем туплауны дәвам итәргә этәргеч, дип ышана мөгаллимә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев