Нурлат мөслимәләре Халыкара хиҗаб көнен билгеләп үтте
Чарада яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр, төрле илләрдә киенх стиле хакында сөйләштеләр.
Халыкара хиҗаб көнен Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә күркәм чара белән билгеләп үттеләр. Бирегә 50гә якын мөслимә җыелды.
“Хиҗаб – гадәти яулык, яисә гардеробның бер өлеше генә түгел, ул хатын-кызның эчке дөньясын һәм иманын чагылдыра торган яшәү рәвеше дә. Халыкара хиҗаб көне кешеләргә безнең традицияләребез турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте ислам дине нигезләре укытучысы Земфира Мортазина.
Чара барышында ул катнашучыларга хиҗабның хатын-кыз тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Очрашу ихлас һәм дустанә атмосферада үтте. Гөлназ Садретдинова яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырды.
Күптән түгел генә гомрәдә булып кайткан Роза Сабирова Мәккәдәге ханымнарның киемнәре, үз-үзләрен тотышлары турында бәян итте, ә Рузалия Ахунова беренче тапкыр яулык бәйләгәндәге кичерешләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев