Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларга җирле газетага әбунә бүләк итте
“Район газетасын – туган телдә” акциясен быел да район башлыгы Дамир Ишкинеев башлап җибәрде.
Традиция буенча, ул нурлатлыларга татар, рус һәм чуваш телләрендә район газетасына әбунә бүләк итте. Бу юлы аңа кунакка гомерләрен Ватан өчен биргән махсус хәрби операция сугышчыларының әниләре Рәзинә Асылмәрданова һәм Людмила Максюткина килгән иде. Район башлыгы аларга “Дуслык” һәм “Туслах” газеталары яздырды.
“Ватаныбызның чын геройларын тәрбияләп үстерүегез өчен зур рәхмәт. Улларыгыз үзләрен батыр сугышчылар итеп күрсәттеләр. Аларның каһарманлыгы якташлары хәтерендә мәңге сакланачак”, – диде район башлыгы һәм Рәзинә Госмановна белән Людмила Николаевнага әбунә квитанцияләре белән бүләкләр тапшырды.
Дамир Ишкинеев әңгәмә барышында геройларның әниләренең көнкүреше белән кызыксынды, аларга нык сәламәтлек теләде, мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Рус телендәге “Дружба”ны башлык тыл хезмәтчәне Екатерина Шиковага яздырды. Шул көннәрдә аңа 96 яшь тулды.
Район башлыгының кунаклары – район газетасының күптәнге әбунәчеләре. Менә районканы яшьтән укырга күнеккән Рәзинә Асылмәрданова да гаилә корып, Нурлатка күченгәч үк аны яздыра башлаган.
“Бер елны район газетасын рус телендә дә, татарча да яздырдым, – дип уртаклашты ул. – “Дружба”ны күрше әбиләр белән бүлештем, үзем аны туган телемдә – татарча укыдым. Хәзер дә газетасыз калганым юк. Иң элек игътибары һәм шундый бүләк өчен Дамир Азатовичка рәхмәт”.
Ә сугышчыларның әнисенә игътибар хәзер аеруча кирәк. 2025 елның июнендә аның игезәк уллары махсус хәрби операциягә үзләре теләп “Әни, без һичшиксез җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз!” дип киткән булганнар. Кызганычка каршы, улларының берсе һәлак булган, икенчесе хәбәрсез югалган. Ана йөрәге улын кайтыр дигән өмет белән көтә.
Якушкинодан Людмила Максюткина да район газетасыннан аерылмый. Герой әнисе буларак менә инде ничәнче әбунә кампаниясе барышында бүләк итеп ала ул аны.
“Бүген дә яраткан газетама әбунә алу бик күңелле, – дип уртаклашты ул. – Газета белән райондагы бөтен вакыйгалардан хәбәрдар торасың, авылдашларыбыз, тыл хезмәтчәннәре турында да язалар. Бүген дә чакырулары өчен рәхмәт”.
Аның улы махсус хәрби операциягә мобилизация буенча киткән.
“2023 елның 1 октябрендә ул каты яраланды, биш ай өйдә булды, аннары тагын озаттык. 2025 елның маенда һәлак булды”, – дип сөйләде Людмила Николаевна.
Биредә, очрактан файдаланып, ул район башлыгы белән сөйләшү барышында үз тәкъдимнәрен җиткерде. Дамир Ишкинеев әйтүенчә, геройларның әниләре, гаиләләре һәрчак аның шәхси теләктәшлегенә һәм район ярдәменә өмет тота алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев