Нурлат районы игенчеләре кырга чыгарга әзер
Эшне, гадәттәгечә, уҗым культураларына, күпьеллыкларга ашламалар кертүдән башлаячак игенчеләр.
Аннан инде тырмалау, культивация эшләре ялганып китәчәк.
“Техника кырга чыгарга әзер. Орлыклар һәм ашламалар җитәрлек. Механизаторларның кәефе яхшы”. Узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча узган смотр-конкурста хуҗалык җитәкчеләре комиссия алдында шулай дип хисап тотты. Әзерлекнең югары булуын тигез рәтләргә пөхтә итеп тезеп куелган техника, алар янында махсус киемнәрдән басып торучы хуҗалары – механизаторларның ышанычлы карашларыннан да аңларга була иде. Һәр трактор янына хезмәтне саклау таләпләре буенча индивидуаль кирәк-яраклар да урнаштырылган.
“Чистополье” холдинг компаниясенең 15нче Агрофирмасында хезмәт куючы Сергей Осипов та үзенең МТЗ-1221 тракторын комиссия әгъзаларына зур горурлык белән тәкъдим итте. 42 ел механизатор булып эшләү дәверендә техниканың төрлесен иярләргә туры килгән аңа. Хезмәт юлын ул чагындагы “Большевик” колхозында Т-25 тракторында башлап җибәргән булган ул.
“Техника яңа булгач, зур ремонт эшләре таләп ителмәде. Трактор бүген-иртәгә кырга чыгарга әзер, тәүлек әйләнәсе эштә булачак ул, шуңа бөтен агрегатларын яхшылап тикшердем. Кырга беренче көннәрдән ашлама ташуга чыгачакмын”, – ди механизатор.
Агрофирма җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Зөфәр Минегулов әйтүенчә, яңа сезонга планнар җитди, ике агрофирманың 51 мең гектардан артыграк җирләре бар.
“Эш беренче көннәрдән тәүлек әйләнәсе режимында оештырылачак. Эшне көзге рапс һәм көзге бодайга ашлама кертүдән башлап җибәрәчәкбез. Ашламалар, ягулык, орлыклар әзер. Безнең күңел кырда инде хәзер”, – ди ул.
“Нурлат-Агро” хуҗалыгында да кырга чыгу көннәрен тулы әзерлек белән көтәләр. Хуҗалыкның баш агрономы Андрей Светкин әйтүенчә, быел алар 9 мең гектарлап мәйданда кыр эшләре алып барачаклар. Паркның яңа техника – “Туман” ашлама тараткычы, эшчеләрне ташу өчен махсус транспорт, комбайн белән тулылануы эшләрне тагы да тизрәк темпларда башкарырга ярдәм итәчәк. Өч куәтле чәчү комплексы ярдәмендә биредә дә чәчүне тәүлек әйләнәсе алып барырга ниятлиләр.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, комиссия хуҗалыкларның әзерлегенә югары бәя биргән. Шулай да әзерлеккә чын билге кырда куелырдыр – ашкынып килүче яз игенчеләр алдына да җитди бурычлар куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев