Нурлат районы укучысы “Лобачевский. Прорыв” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Колбай Мораса мәктәбе укучысы Айгөл Әхмәтҗанова КФУның абруйлы бәйгесендә җиңү яулап, дипломга һәм укырга кергәндә өстәмә балларга лаек булды.
28-31 март көннәрендә Казан федераль университеты базасында “Лобачевский. Прорыв” фәнни-тикшеренүләр бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Әлеге зур чара илнең төрле төбәкләреннән ике меңнән артык катнашучыны берләштереп, фән һәм сәләт бәйрәменә әверелде.
Финалга 1337 кеше үтте, биредә укучылар да, студентлар да үз эшләрен яклады. Финалистлар арасында Колбай Мораса мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова да бар иде.
Яшь тикшеренүче уңышлы чыгыш ясап, “Татар теле һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре” секциясендә җиңү яулады. Жюри Айгөлнең эшенә югары бәя биргән. Кыз бәйгегә тәҗрибәле остазлары – туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмзия Галиуллина һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Хөснетдинова җитәкчелегендә әзерләнгән.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Айгөл Әхмәтҗанова җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде, булачак абитуриент өчен аеруча мөһиме – Казан федераль университетына укырга кергәндә 10 өстәмә баллга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев