Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы халкы флюорография һәм маммографияне үз авылларында уза

Нурлат районында бу көннәрдә флюорография һәм маммографияне берләштергән “Флюмамм” күчмә комплексы эшли.

Тимерлек, Чулпан, Заречный һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләр мөһим тикшеренүләрне узарга өлгергәннәр инде. Нурлат район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова сүзләренчә, мобиль комплекс район торак пунктларына сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә чыга.

“Күчмә тикшеренүләр 1 апрельдә башланды, алар 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк”, – ди Татьяна Соренкова.

Күчмә комплексның эш графигы:
•    Бүген: Чуваш Мәнҗесе;
•    9 апрель: Биккол, Түбән Нурлат микрорайоны;
•    14 апрель: Түбән Нурлат микрорайоны;
•    15 апрель: Югары Нурлат микрорайоны;
•    16 апрель: Якты Күл, Яңа Иглай;
•    21 апрель: Иске Чаллы, Богдашкино;
•    22 апрель: Киекле;
•    23 апрель: Кизләү;
•    28 апрель: Урта Камышлы, Вишневая Поляна;
•    29 апрель: Егоркино;
•    30 апрель: Төрнәс, Тюрсовхоз, Мамык табиблык амбулаториясе.

Нурлат районы үзәк хастаханәсе җитәкчелеге авыллар халкы үз торак пунктларыннан китмичә генә флюорография һәм маммография узу мөмкинлегеннән актив файдаланыр дип ышана. План буенча, мобиль комплекс хезмәтләреннән 530дан артык авыл кешесе файдаланырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев