Нурлат районы хастаханәсе онкологы яман шеш авыруларын дәвалаудагы яңалыклар турында сөйләде
Соңгы елларда онкологиянең яшәрә баруы турындагы сүзләр күпләрне борчуга сала.
Без Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында 2021 елдан хезмәт куючы табиб-онколог Манучехр Эгамов белән очрашып, онкология авырулары диагностикасының ни дәрәҗәдә үзгәрүе турында белештек.
Сер түгел, куркыныч диагнозны 40 яшьтән бераз гына өлкәнрәк кешеләргә ешрак куя башладылар. Әмма, табиб әйтүенчә, статистика авыруның агрессивлыгы аркасында түгел, ә уяулыкның көчәюе сәбәбе белән үсә.
“Чынлыкта, яшәрү түгел бу. Диагностика, авыруларны ачыклауның сыйфаты артты, шуңа күрә шундый фикер туа да”, – ди табиб.
Тулаем, яман шеш авыруларының иртә стадиядә ачыклануы сәламәтләнүгә шанс бирә.
“1-2 стадиядәге ракны тулысынча дәваларга мөмкин, кайбер очракларда 3нче стадиядә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, һәм мондый пациентларның саны елдан-ел арта бара”, – диде ул.
Манучехр Эгамов ракның иртә ачыклануын иң беренче чиратта профилактик тикшеренүләр белән бәйли.
“Авыруны беренчеләрдән булып терапевтлар, стоматологлар һәм башка табиблар гадәти карау вакытында ачыклаган очраклар да була, – ди ул. – Мисал өчен, кеше бер дә юктан аягын яисә кулын сындыра, һәм травматолог аның очраклы булмавын аңлап, авыруны онкологка юллый. Шуңа күрә үз сәламәтлегең өчен вакыт табарга кирәк”.
Әле кайчан гына нурлатлыларга тирәнтен тикшеренү өчен Казанга барырга, юлга вакыт сарыф итәргә, чиратларда торырга туры килә иде. Бүгенге көндә хәл үзгәрде: югары технологияләр бездә дә бар.
“Безнең хастаханәдә КТ-аппарат эшли башлады, биредә контраст белән һәм аннан башка да тикшеренүләр үткәрелә, яңа УЗИ аппараты бар, – дип дәвам итте табиб. – Тулаем, Татарстан буенча үзгәрешләр шактый. Казанда хәзерге вакытта Да Винчи роботы актив кулланыла. Бу – медицинада алдынгы алым: роботлаштырылган хирургия яхшы нәтиҗәләр бирә – тиз торгыза, аз инвазив йогынты ясый, бу пациентка тизрәк терелергә ярдәм итә”.
...Поликлиникада бик сирәкләр генә онколог кабинеты яныннан куркусыз үтеп китә булыр. Шикләр расланса, нәрсә эшләргә соң?
“Паникага бирелергә һәм куркырга кирәкми, стресс яхшыга илтми, – дип киңәш бирә Манучехр Эгамов. – Табиб-онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, “рак” диагнозы кешеләр уйлаганча алай ук куркыныч түгел. Югары дифференциацияләнгән шешләр бар, алар авыруның сәламәтләнүенә уңай прогноз бирә, кайбер шешләр акрын үсә. Дәвалануны иртә стадиядә башлау өчен, һәрвакыт тикшеренеп тору зарур, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнергә, табибларны Интернеттан эзләргә кирәкми.
Һәркемнең гомерендә бер тапкыр булса да бу куркыныч авыру каян килеп чыга соң дип уйланганы булгандыр. Күп әйбер нәселдәнлек буенча килә, диләр, әмма сәламәтлеккә игътибар бирү дә зур роль уйный. Табиб билгеләп үткәнчә, медицина күпкә алга китте. Иң мөһиме – диспансерлаштыру, профилактика тикшеренүләрен вакытында үтеп тору, чөнки тикшерү барышында авыруны иртә ачыклау мөмкинлеге зур. Ә вакыт биредә – иң кадерлесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев