Нурлат районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара
«Чистополье» холдинг компаниясенең 15нче Агрофирмасында эшләр инде финиши сызыгында.
Календарь яз җитәргә бер атнадан артыграк кына вакыт калса да, басу-кырларда кар катламы көннән-көн калыная гына бара әле. Әмма бу һич кенә дә язгы кыр эшләренә әзерлекне соңгы чиратка калдырырга була дигән сүз түгел, чөнки язның ничек киләсен алдан фаразлап булмый. 15нче Агрофирмада да яхшы беләләр моны, шуңа әзерлек эшләрен әле узган көздән үк башлап җибәргәннәр.
“Кыр эшләреннән бушаган бөтен төр техниканы механизаторлар ремонтлап, чистартып, тәртип белән территориягә тезеп куя барды, – ди агрофирма директорының җитештерү буенча урынбасары Зөфәр Минегулов. – Быел да мастерскойларда эшләрне Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук яңартып җибәрдек. Барлык төр техника да механизаторлар белән комплектланган, һәркайсы үз агрегатларын кырга чыгарга әзерли”.
Биляр Озеродагы машина-трактор паркының бөтен почмакларында да кызу эш бара. Культиватор, каток, тырма, дискаторлар – барысы да бүген-иртәгә басуга чыгарга әзер, дистәдән артыграк чәчү комплекслары ремонты да финиш сызыгында.
Гаражларның берсендә механизаторлар Иван Антонов, Роман Чернов һәм Валерий Игнатьев техник культуралар чәчү өчен кулланылачак чәчү агрегатының сошникларын ремонтлауны төгәлләп киләләр. Быел, хуҗалыкта механизаторларның хезмәт шартларын яхшырту максатыннан, бу гаражга ремонт ясаганнар, җылы үткәргәннәр, тиздән түбәсен алыштырырга керешәчәкләр, моның өчен материаллар кайтарылган инде. Механизаторлар өчен аерым бүлмә дә җиһазлап куйганнар әле, төшке аш вакытында тамак ялгап, ял итеп алу өчен менә дигән уңайлы урын барлыкка килгән.
Язгы кыр эшләренә старт бирәчәк “Туман” үзйөрешле ашлама тараткычлар ремонты да төгәлләнеп килә. Мондый төр техника 5 данә хуҗалыкта, алар әле узган елда гына кайтарылган, шуңа ремонт белән бәйле зур проблемалар чыкмаган дияргә була. Механизатор Николай Осипов белән мастер-көйләүче Илнур Төхвәтуллинның соңгы “Туман”ны әзерләп бетереп килгән чагына туры килдек.
“Безнең техника кырлар кардан ачылу белән эшкә чыгачак бит, бәлки март азагыннан ук та булыр. Шуңа алар тулы әзерлектә булырга тиеш, – ди Николай Осипов. – Агрегат әзер инде, кайбер өлешләрен көйләп бетерәсе генә калды”.
Агрофирмада көзге культуралар 15 мең гектарга якын мәйданны тәшкил итә. Ә менә язын механизаторларга 34 мең гектардан артыграк чәчү эшләре үткәрү бурычы куела, хуҗалыкта быел да төп игътибар техник культураларга биреләчәк.
“Хәзер инде нигездә көйләү, майлау эшләре генә калып бара, ремонтны озакка сузмыйча тәмамлаячакбыз. Чәчүне оператив срокларда башкару өчен эшләрне беренче көннән үк ике сменада оештырырга ниятлибез, шуңа да әзерлек 100 процент булырга тиеш, – ди Зөфәр Минегулов.
Шул көннәрдә хуҗалыкта техника ремонтының барышы белән районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов та килеп танышып китте. Әйтүенчә, район буенча язгы кыр эшләренә әзерлекне 15 мартка төгәлләү бурыч итеп куела.
“Бүгенге көндә район буенча тракторларның – 80, чәчкечләрнең – 60, тагылма җайланмаларның 65 проценты ремонтланган. Техника ремонты җитди игътибар таләп итә, чөнки язгы чәчүнең барышы бүген эшләрнең ничек оештырылуы һәм сыйфатына бәйле булачак”, – ди Ирек Минсалихович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев