Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранны соңгы юлга озаттылар

Фәссахов Мөбарәкҗан Галим улын туган авылы Яңа Әмзәдә җирләделәр

Фәссахов Мөбарәкҗан Галим улын туган авылы Яңа Әмзәдә җирләделәр.

Нурлат районында яшәүче Бөек Ватан сугышының тагын бер тере шаһиты, Яңа Әмзә авылыннан Мөбарәкҗан Галим улы Фәссахов вафат булды. Ветеран белән хушлашу тантанасы аның туган авылында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, шулай ук авылдашлары катнашында узды.

Дамир Азатович ветеранның гаиләсенең, авылдашларының олы кайгысын уртаклашты. Заһир Кәрим улы бер минут тынлык игълан итте һәм Россия Федерациясе флагын аның улына саклауга тапшырды.

Мөбарәкҗан Галимович 1927 елның 12 ноябрендә туган. Кызыл Армия сафларына 1944 елның ноябрендә чакырыла. Япония чигендә 4нче гвардия мотоукчы разведка полкында хезмәт итә. Күптән көтелгән Җиңү көнен шунда ук каршылый. Бу хакта ул еш кына балаларына, күпсанлы оныкларына һәм оныкчыкларына сөйли. “Җиңү турында хәбәр килгәндә дә, таң атып килгән, ул сакта торган чак була. Якынлашып килүче ике кешене күргәч, мылтыгын терәп аларны туктата. Алар: "Тукта, солдат, атма. Сугыш тәмамланды” дип хәбәрне җиткергәннәр. Әти тизрәк иптәшләрен уяткан, барысы да сикереп торганнар, чиксез шатлык булган», – дип сөйләде ветеран кызлары Гөлсинә Шаһивәлиева һәм Розалия Гимранова.

Сугыш хәрәкәтләре чорында күрсәткән батырлыгы өчен Мөбарәкҗан Галимович II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне Җиңгән өчен»медале белән бүләкләнә.

Япония белән сугыш тәмамланганнан соң аны Бурятиягә җибәрәләр, анда ул 7 ел дәвамында комбайнчы булып эшли. Туган ягына кайткач, шул ук һөнәрне сайлый, колхоз кырларында икмәк үстерә, аның механизаторлык стажы 45 ел тәшкил итә, Мөбарәкҗан Галимович «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Хатыны белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, алар соңгы көннәренә кадәр әтиләрен кайгыртып һәм тәрбияләп яшәгәннәр.

Мөбарәкҗан Галимович Бөек Җиңүнең 79 еллыгын Нурлат районында каршы алган дүрт Бөек Ватан сугышында катнашучыларның берсе иде. Ветеран турында якты һәм игелекле истәлек аның туганнары һәм якыннары йөрәгендә генә түгел, ә Бөек Ватан Сугышы героена тыныч тормыш өчен рәхмәтле Нурлат районында яшәүчеләрнең күңелендә дә мәңге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев