Нурлат районында диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 26 кешедә яман шеш авырулары ачыкланган
Сәламәт булуның иң яхшы ысулы – диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үзвакытында узу.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, тикшерү узган кешеләрнең 70 процентында төрле авыруларның куркыныч факторлары ачыклана икән. Диспансерлаштыру – җитди проблемага әйләнергә өлгермәгән яшерен куркынычны ачыклауның иң гади формасы. Әмма күпләр аны организмда проблемалар башлангач кына искә төшерә. Сәламәт кеше йокысыннан бәхетле булып уяна, диләр. Безгә шундый булырга нәрсә комачаулый соң?
“Шәфкать туташы диспансерлаштыру үтәргә кирәклеген искәртеп йөз тапкыр шалтыраткандыр, берничек тә вакыт таба алмадым”, – дип уртаклашты Марина Казакова.
Ачыкланганча, 42 яшьлек хатынкыз өченче ел инде вахта ысулы белән эшли икән. Кайткач, өй мәшәкатьләренә күмелә. Шулай да бу юлы бөтен эшен ташлап, поликлиникага килгән. Әнисе белән туган апасында онкология тапканнар, шуңа күрә бу юлы диспансерлаштыруны һичшиксез узып, башка беркайчан да кичектермәскә карар иткән.
“Бу – куркынычны вакытында ачыклап, җитди авыруларның азуын булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең участок табиб-терапевты Илсинә Хәбибуллина. – Ул “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез үткәрелә һәм үз сәламәтлегеңне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Агымдагы елда 2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987 елларда туган һәм 40 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне диспансерлаштыру узарга чакырабыз. Исемлектән үз туган елыгызны тапмасагыз, ел саен үткәрелә торган профилактика тикшерүен уза аласыз, ул да үз сәламәтлегеңне кайгырту өчен мөһим мөмкинлек”.
Диспансерлаштыру 115нче кабинеттан башлана. Шәфкать туташы Гөлүсә Нотфуллина картаны кәгазь һәм электрон вариантта тутыра, пациентның ризалыгын ала, картага анализлар бирү һәм тикшерү узу таләп ителгән кабинетлар исемлеген беркетә. Биредә үк алар шәфкать туташы Нәзилә Таҗиева белән бергә диспансерлаштыру узучы пациентның буен, авырлыгын, күз басымын үлчиләр.
Профилактик медицина тикшерүе үз эченә нәрсәләрне ала соң? Тикшерүләр кешенең яше һәм җенесенә бәйле, дип сөйләделәр район хастаханәсендә. Мисал өчен, кан анализы, ЭКГ һәм флюорографиядән кала мөһим скрининг пәйда булган: 25 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән 10 елга бер тапкыр вируслы С гепатитына анализ алалар. Бу авыруны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. 45, 50, 55, 60, 64 яшьлек ир-атлар өчен дә махсус тикшеренүләр бар: алар мәне бизе шешен ачыклау өчен кан анализы тапшыралар. 40 яшьтән алып 74 яшькә кадәрге хатын-кызлар күкрәк бизе шешен ачыклау өчен ике елга бер мәртәбә – маммография, 18 яшьтән 64кә кадәрге хатын-кызлар өч елга бер тапкыр аналык муентыгы шешенә цитологик скрининг узалар. Болардан тыш, өлкән яшьтәге хатынкызлар һәм ир-атлар өчен эчәклектәге яман шеш авыруларын ачыклау өчен яшерен кан булу-булмауга тизәкне тикшерү, 45 яшьтә үңәч, ашказаны һәм уникеилле эчәккә эндоскопик тикшерү уздыру каралган.
...Сәламәтлек – тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлеге ул. Шәһәрле Марина Казакова өй мәшәкатьләренең беркайчан да бетмәвенә, ә организмның ресурсы мәңгелек булмавына инанган. Сез дә организмыгыз хәвеф сигналы җибәргәнне көтмәгез.
Статистика
17 323 кеше диспансерлаштыру узган
2 902 кеше профтикшерү үткән
1 407 авыру беренче тапкыр табылган: 765е – кан әйләнеше системасы авырулары, 137се – шикәр диабеты
26 нурлатлыда яман шеш авырулары ачыкланган, күбесендә тулысынча дәвалану мөмкин булган 1нче һәм 2нче стадияләрдә
Диспансерлаштыруны ничек узарга:
* ОМС полисы белән Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасының 115нче кабинетына яисә участок табиб-терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк;
* эшләүче нурлатлылар тикшерүне эш көнендә үтә алалар: эш бирүче аларга бу көнне түләүле отгул бирергә бурычлы;
* беренче этап нәтиҗәләре буенча табиб өстәмә тикшерү үткәрергә һәм диагнозны тәгаенләү өчен икенче этапка юлларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев