Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында яшәгән Ребровлар гаиләсе язмышына бик күп сынаулар төшкән

1905 елның 6 августында Яңа Чишмә районының Черемухово бистәсендә яшәүче Григорий һәм Екатерина Ребровларның беренче балалары дөньяга аваз сала, аңа әтисе хөрмәтенә Григорий дип исем кушалар.

Кечкенәдән кызыксынучан, зирәк булып үсә ул, энесе Миша өчен уенчыклар ясый, укый-яза да белә – авылда әле 1894 елдан ук чиркәү-приход мәктәбе эшләп килгән. Әмма кайгысыз балачак чоры озакка сузылмый. 1920 елларда Татарстанга ачлык килә. Әтисе эш эзләп киткән җиреннән әйләнеп кайтмый, энесе вафат була. Ундүрт яшьлек Гриша тамак туйдыру өчен булса да дип, хәлле гаиләгә эшкә яллана. Ул иң катлаулы эшләрне башкара, әмма шул чакта да рухын төшерми. Хуҗа малайның акыллы һәм тырыш булуын күреп, аны тимерчелек һөнәренә өйрәтә. Өстәвенә, кызы да бар – мондый кияү бик шәп пар булыр иде үзенә. Әмма Григорийның күзе зәңгәр күзле, чибәр Маруся Даниловага төшкән була инде. Кыз чиркәүдә җырлый, тавышы чиста, моңлы. Әтисе фаҗигале төстә һәлак булгач, биш бала белән тол калган әнисе, озак уйлап тормыйча, кызын Григорийга кияүгә бирә. Егеткә – 21, ә Марусяга нибары 16 яшь була бу вакытта. 

Башта яшьләр Григорийның әнисе белән бергә яшиләр. Тора-бара үз йортларын төзиләр, хуҗалык коралар. Унҗиде яшендә Маруся беренче улларын таба. Акрынлап хуҗалыкларында ат, ике сыер асрый башлыйлар, Григорийның үз тимерче алачыгы була. Гаилә үсә, ныгый, хезмәт белән гомер итә – җир сөрәләр, иген игәләр, балалар үстерәләр. Әмма көннәрнең берсендә тир түгеп тапкан маллары өчен аларга “кулак” дигән яла ягалар. 

Ребровларның ялчылары да, батраклары да булмый – барысына да үз хезмәтләре белән ирешәләр. Әмма шулай да бар малларын тартып алалар. Гаилә сайлау алдында кала: хуҗалыкларын тапшырып, колхозга керергәме, я булмаса бар нәрсәдән мәхрүм калыргамы. 

“Нигә мин колхозга керергә тиеш? Минем үз колхозым бар”, – ди Григорий. 

Аның шул сүзләре җитә кала. 1934 елда мал-туарларын, тимерче алачыгын тартып алалар, өйне бушатырга кушалар. Григорий өйдән чыгып китүдән баш тарткач, аны билгесез юнәлештә алып китәләр. Өлкән балаларының күз алдында кышкы җилле көндә өйләрен бүрәнәләргә сүтеп ташлыйлар, бу күренеш һәм әниләренең елавы гомергә күңелләренә кереп кала аларның.

Гаилә йорт-җирсез калгач кына Григорийны иреккә чыгаралар. Ул якыннарын һәм карт әнисен чанага утырта да Черемуховодан унбиш чакрым ераклыктагы Аксубай районының Кисы авылына юл тота. Анда ташландык йортта яңа тормыш башлана.


Авылдашлары ярдәм кулы суза – сыер сатып алу өчен акча җыялар, чөнки Григорийның бурычны һичшиксез кайтарачагын беләләр. Алтын куллы, тырыш тимерчене тиздән Мамык авылының үзәк ремонт остаханәсенә эшкә чакыралар. Авыл күңелләренә хуш килә: янәшәдә генә елга ага, урманнар, болыннар, күлләр... Гаиләгә барактан бүлмә бирәләр, һәм Ребровлар янә үз йортларын төзү хыялы белән яши башлыйлар. 

Ләкин сугыш бар ниятләрен да җимерә. Григорий фронтка китә. Маруся тәүлегенә 12шәр сәгать төрле эшләрдә хезмәт куя. Балалар иртә олыгая: җиләк-җимеш, гөмбә җыялар, печән әзерлиләр, хуҗалыкта булышалар. Олы уллары Саша остаханәгә өйрәнчек булып эшкә урнаша, аннары токарь вазыйфаларын башкара. Аның турында хәтта газетада да язып чыгалар: кечкенә буйлы малай, станокка җитәр өчен, аяк астына тартма куеп баса һәм зурлар нормасын үти торган була. 

Фронттан килгән хатларны бөтен гаилә көтеп ала. Анда Григорий: “Маруся, балаларны сакла һәм сыерны сатма”, – дип яза. Әмма сугыш афәтләре аларны да читләтеп үтми – төпчек балалары тифтан вафат була. Григорий хәрби техниканы төзәтә торган махсус бригадада хезмәт итә, намуслы хезмәте өчен сугышчан бүләкләргә лаек була. Аларны “танкны дәвалаучылар” дип атаганнар. Җиңүне Григорий Берлинда каршы ала. Туган якларына әйләнеп кайткач, ул янә ремонт остаханәсендә тимерче булып эшли башлый. Гаилә кабат берләшә. Ребровлар йорт төзеп чыгалар, тагын дүрт балага гомер бирәләр. 

Григорий алтын куллы оста була. Атларны дагалый, авыл хуҗалыгы җайланмаларын ремонтлый, савыт-сабаны еллар буе хезмәт итәрлек итеп ямый. Кышын үзе җитештергән станокта орчыклар ясый, якшәмбе көннәрендә аларны Нурлат базарына алып барып сата. Кое өчен боҗралар ясый. Мамык үзәгендәге Бөек Ватан сугышы батырларына куелган һәйкәл тирәсенә койманы да нәкъ менә ул ясап куя, әлеге койма ярты гасырдан артыграк хезмәт итә инде. Пенсиягә чыккач, Григорий Григорьевич умартачылык белән шөгыльләнә. 
Григорий белән Маруся 42 ел бергә гомер кичерәләр. Сигез бала үстерәләр. Аларның барысы да белем ала, тормышта үз юлларын таба. Гаиләдә 16 онык, аннары 25 оныкчык үсә. Минем әнием ягыннан бабам белән әбием алар. Коллективлаштыру, сугыш, югалтулар һәм авырлыклар аша үткәннәр, әмма хезмәт сөючәнлекләрен һәм әйләнә-тирәгә игелекле мөнәсәбәтләрен саклап калганнар. Аларның тарихы – гаиләбезнең хәтере генә түгел, ул – илебез тарихының бер өлеше дә. Үсеп килүче буын белергә, хәтерләргә һәм горурланырга тиешле тарих ул.

Мария Нестеренко, Мамык авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев