Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районыннан яшь оста: Александр Камалов сәйләннән 30лап 3D фигура ясаган

Төрнәс мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Александр Камалов сәйләннән күләмле фигуралар ясау белән мавыга.

Сәйләннән төрле кул эшләнмәләре ясаучылар шактый хәзер. Әмма аның белән күпчелек очракта кызлар мавыга, биредә исә ир баланың матурлыкка тартылуы, үз куллары белән шундый гаҗәеп фигуралар тудыруы игътибарны җәлеп итте. Буш вакытларын башка күп кенә яшьтәшләре сыман компьютер артында түгел, ә кулына вак кына төймәчекләр алып, әлеге мавыктыргыч шөгыль артында үткәрә Александр Камалов. Саша сәйләннән 3D фигуралар үрү белән моннан ике еллап элек, Интернет челтәреннән күреп, мавыгып китә. Башта гади фигуралар ясый, акрынлап катлаулырак схемаларга да курыкмыйча алына башлый. Бүген инде аның кул эшләре коллекциясендә 30лап шундый фигура бар. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, бер-берсенә бөтенләй охшамаганнар һәм барысының да үзенең сөйкемле сөяге бар. 

“Менә бусы кызылтүш, болары ябалаклар, аждаһа, елан... Аларны мин гадәттә кичләрен, дәресләрне әзерләгәннән соң ясыйм. Моның өчен төрле төстәге сәйләннәр, кармак җебе, фурнитуралар, аларны ялгау, бөгү өчен круглогубцы кебек эш коралы кирәк. Аларны әнием белән гадәттә маркетплейслар аша кайтартабыз. Фигураларның эченә, алар формасын сакласын өчен, мамык яисә синтепон тутырып калдырам. Ә үрү схемаларын гадәттә Интернеттан алам. Үземә охшаган фигураны күрсәм, тизрәк ясыйсым килә. Хәзер, мәсәлән, колаклары салынып тора торган песи үрәм”, – ди Александр. 

Сәйләннән үрелгән мондый кул эшләре зур түгел, аларны гадәттә уенчыклар, амулетлар, брелоклар буларак яки интерьерны бизәр өчен файдаланалар, машиналарга, сумкаларга тагып куючылар да бар. Әмма кечкенә булсалар да, нәни генә төймәләрдән күзләре, кул-аяклары, канатлары булган мөлаем персонажлар, әкият геройларын үрү өчен шактый вакыт китә. 

“Кызылтүшне – 3, ябалакны – 12, еланны 15 сәгатьтә җыйдым. Ә менә аждаһаны үрергә 24 сәгатьләп вакыт китте. Әмма аларны ясаганда вакытның узуы сизелми дә, үз кулларың белән шундый әйберләр тудыру бик кызык. Эшне тәмамлагач, ниндидер канәгатьлек, шатлык кичерәсең”, – ди яшь оста. 

Сашаның мавыгуы турында сыйныфташлары да белә. Алар аның һәр кул эше белән кызыксынып танышалар, шундый вак кына төймәчекләрдән гаҗәеп фигуралар тудыруын, төсләрне уңышлы файдаланып, төрле образлар барлыкка китерүен күреп сокланалар. Өйдә якыннары да бу шөгылен хуплыйлар гына. Үзе ясаган фигураларны да ул төрле бәйрәмнәр уңаеннан иң беренче булып апалары һәм абыйсына бүләк иткән. 

Үзенчәлекле иҗаты шактый вакытын алса да, бу Сашаның өлгерешенә һич кенә дә комачауламый – ул “5”ле һәм “4”ле билгеләренә генә укый. Монда шөгыле, киресенчә, аңа яхшырак укырга ярдәм дә итәдер кебек әле. Сәйләннән үрүнең вак моториканы үстерүе, фикерләү сәләтен, игътибарлылык һәм математик күзаллауларны арттыруы күптәннән расланган бит. Һәм тагы бер нәрсә күзгә ташланды – малайның коллекциясендә ябалаклар аеруча күп. Зирәклек талисманы булып саналучы әлеге геройлары Сашаны алга таба да белем үрләренә һәм мавыктыргыч иҗат дөньясына чакырып тора күрсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев