Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районыннан Сосипатровлар гаиләсе терлекчелекне үстерә

Сәләнгеш авылыннан Александр һәм Гөлнара Сосипатровлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 12 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

Күпбалалы гаилә Сәләнгешкә 12 ел элек Әлмәт районыннан күченеп килгән, авылның ямьле табигать почмагына сыенып утыруы җәлеп иткән аларны. Уңайлы йорт сатып алганнар һәм уртак көч, тырышлык белән хуҗалыкларын яңа урында торгызырга керешкәннәр. 

“Аңа кадәр дә терлекләр – сыер, атлар, сарыклар тота идек, кайберләрен үзебез белән дә алып килдек, һәм хуҗалыгыбызны тагын да киңәйтергә булдык, – дип сөйләде гаилә башлыгы. – Башта үгезбозаулар асрау белән шөгыльләндек. Әмма алардан елга бер мәртәбә генә керем алырга мөмкин, шуңа күрә савым сыерлар асрауга күчтек”. 

Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкта алты сыер, таналар бар. Киләчәктә савым сыерларның баш санын арттырырга исәпләре, шуңа алга карап эш итәләр. Күршеләрендәге йорт участогын сатып алганнар, печән белән дә проблемалары юк – кырда арендага алган 42 гектар җирдә люцерна, тукранбаш, арышбаш кебек төрле үләннәр үстереп, катнаш азык әзерлиләр. Хуҗалык эшләрен башкару өчен үз тракторлары бар, авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә кайгырту, транспорт белән ярдәм тоялар, савым сыерлар асрауга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга дәүләттән субсидия алалар. Тырыш хезмәтләренең җимеше буларак, ике ел элек республика буенча “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” исеменә лаек булып, 100 мең сум премиягә ия булганнар. Бүләкләү тантанасы Зәйдә узган. Бу да Сосипатровларга терлекчелек юнәлешендә үсәргә зур стимул биргән. Тик сөткә бәяләрнең тотрыксыз булуы гына кәефләрен боза. 

“Сөткә бәяләр түбән булганда, билгеле, хезмәтебезнең файдасы сизелми дә. Хәзер менә өч сыерыбыз ташлаткан, ә инде җәен, савым арткач, сөтнең бәясе тагын да төшә, – дип уртаклашты үзен борчыган мәсьәлә белән Гөлнара Аминжоновна. – Бу очракта бердәнбер юл – баш санын арттыру”. 

Күпләп терлек асраучы гаиләдә туып-үссә дә, үзе ул беркайчан да шундый зур хуҗалык тотармын дип уйлап та карамаган, бүген исә көнен терлекләрдән башка күз алдына да китерми, һәркайсына исеме белән, назлы итеп “кызым” дип тә эндәшә. 

“Иртән абзарга чыгам да, сыерларымны күреп, күңелем сөенә. Һәркайсының үз холкы бит, аерым игътибар, тәрбия кирәк, яшьрәк чагында артыбыздан да калмыйча йөриләр әле, – ди ул. – Токымлы сыерлар, кызганычка каршы, безнең климатка начар яраклаша, дым һәм пычрактан аяксыз калалар. Шуңа гадиләрне, җирлегебездә үрчетелә торганнарны асрыйбыз. Алар талымсыз, аннан, ризык яхшы булса, сөтне дә ким бирмиләр”. 

Александр Михайлович белән Гөлнара Аминжоновна ике ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Казанда эшли инде, ике балалары һөнәри белем ала, өчесе исә мәктәп укучысы, үз яннарында. Балалар кече яшьләреннән әтиәниләренең кул арасына кереп, алар үрнәгендә эшнең кадерен белергә өйрәнәләр. Хезмәт төбе – хәзинә дип юкка гына әйтмиләр, тормыш итү белән бәйле иң үтемле белем-күнекмәләр нәкъ менә гаиләдә алына бит. Ә Сосипатровлар әле авыл тормышын үз итеп, аны данлап яшәүчеләрдән дә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев