Нурлат районының Чулпан авылыннан Владимир Маринин үз куллары белән аэрокөймә җыйган
Җилдән җитез булып карда йөри, кирәк икән – боз буйлап җилдерә, язын карлар эрү белән аны суда да сынап караячаклар.
"Ел әйләнәсе хезмәт итә торган транспорт бу, карлар аңа киртә түгел. Ачык кырда тизлеге 70 километрга да җитәргә мөмкин", – ди Владимир Николаевич, аэрокөймәне кабызып җибәреп.
Түгәрәк формадагы махсус аслыкка утыртылган һава винты исә шул мизгелдә үк пырылдап әйләнә башлый һәм җайланма кар көртләре буйлап кузгалып та китә.
Аэрокөймә ясау Владимир Марининның балачак хыялы булган. Нурлатта туып-үскән ул, 40 елдан артыграк Себердә яшәгән. Лаеклы ялга чыккач исә әтисенең туган авылы Чулпанга күченеп кайтырга карар кылганнар һәм менә дистә елга якын биредә гомер итәләр.
"Аэрокөймәне ясарга ике еллап вакыт китте. Хыялым күптәнге булса да, башта аны ясарга вакыт тимәде. Хәзер лаеклы ялда вакыт җитәрлек бит. Иркенләп, барысын да уйлап ясадым. Балаларны шатландырасым килде, – ди оста. – Аның нигезен гап-гади һава көймәсе тәшкил итә. Каты кар яки бозда тишелмәсен өчен төбен махсус материал белән тышладым. Арткы якта винт урнаштырылган. Аны мин Чиләбе өлкәсеннән кайтарттым. Винт стартерга тоташтырылган. Көймәне электр һәм кул стартерлары белән дә җиһазладым, бусы аккумулятор утырган очраклар өчен. Җилдән ышыклану өчен пластиктан тәрәзә ясап куйдым. Фаралары кабына, мигалкасы да бар".
Әйтүенчә, әлеге универсаль машинаны ясау өчен аның 70 мең сумлап акчасы киткән. Оста аэрокөймәдә йөргәндә куркынычсызлык чараларын күреп кенә эш итә, машина юлларына чыкмый. Өстенә яктылык кайтаргыч махсус жилет, колакларына наушниклар кия. Балаларны утыртып йөрткәндә исә тизлекне арттырмый. Владимир Николаевич үзләре белән гомер итүче оныкларын һәм авыл балаларын утыртып урам әйләндергән дә инде.
Күршеләре, авылда төрле уйлап табулары белән дан казанган Насыйбуллиннар гаиләсе дә аны беренчеләрдән булып күреп, күршеләренең шатлыгын уртаклашкан.
"Башта тавышын ишетеп, самолет, я булмаса вертолетмы әллә дип уйлаган идек. Тәрәзәдән күршебезнең шундый әкәмәт транспортта узып китүен күреп шаккаттык. Шунда ук чыгып карадык, видео, фотоларга төшердек, тормыш иптәшем Әнвәр утырып йөреп тә карады. Гомумән, күршеләребез бик эшчән, тырыш безнең", – ди Наилә апа Насыйбуллина.
Марининнар белән Насыйбуллиннар тату булып гомер кичерәләр. Владимир Николаевич әйтүенчә, аэрокөймә ясарга да нәкъ менә күршеләренең үрнәге этәргеч биргән.
"Күршебез Әнвәр тормыш иптәшенә багышлап карета ясады бит, нишләп мин дә ясамыйм әле дип уйладым. Хәзер менә ике Кулибин күршедә яшибез булып чыга. Техника белән күптәннән мавыгам, гомерем буена машина йөртүче булып эшләдем. Моңа кадәр һава тәгәрмәчләрендәге өч көпчәкле мотоцикл җыйган идем инде", – дип сүзен дәвам итә Владимир Маринин.
Күршеләреннән күреп тормыш иптәше Людмила белән бакча башына парк та ясап куйганнар, андагы агач-куакларның авыл халкына шатлык биреп үсеп килүләрен күреп сөенәләр. Гомумән, авыл тормышыннан ямь табып гомер итәләр. Тиздән исә Владимир Николаевич үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Ике тапкыр инсульт кичерсә дә, бирешергә җыенмый әле, план-ниятләре тагы да бар.
"Лаеклы ялда вакыт күп, башкаларга да яраткан эшләре белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Пенсионерларга тигезләнегез", – дип елмая ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев