Нурлат райоынынң Киекле мәктәбендә традицион хоккей ярышлары үтте
Анда хуҗалар җиңү яулады.
Безнең Киекле мәктәбендә укучы балалар спорт белән бик тату. Җәй көннәрендә футбол уйныйлар, велосипедта йөриләр. Кыш җитүен аеруча көтеп алалар, чөнки рәхәтләнеп чанада, чангыда шуалар. Соңгы елларда кышын мәктәп янындагы боз мәйданчыгында тимераякта шуучыларның да саны артты. Иртәдән кичкә кадәр балаларның шат тавышлары тынып тормый.
14 февраль көнне безнең боз мәйданчыгы бигрәк тә гөрләп торды. Биредә 2013 елда туган һәм аннан кечерәк яшь спортчылар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышта 4 команда ярышты: Киекле мәктәбенең «Факел» һәм «Олимп», шулай ук Чулпан, Кизләү мәктәпләре. Көрәш бик җитди барды. Егетләребез беренче секундтан ук бик яхшы әзерлек күрсәтте, алка артыннан алка көндәшләр капкасына очып керә торды.
Хоккейчыларга көч һәм дәрт биреп торырга дуслары һәм әти-әниләре дә килгән иде. Нәтиҗәдә, беренче урынны Киекле мәктәбенең «Факел» командасы яулады, икенчедә – Кизләү һәм «Олимп». Өченчедә – Чулпан мәктәбе.
Яшь хоккейчыдар аерым номинацияләрдә дә үзләрен күрсәттеләр:
“Иң яхшы капкачы” – Әхмәтов Сабир (Кизләү) һәм Огонев Артем (Киекле)
“Иң яхшы уенчылар”: Сафин Булат (Киекле) һәм Маринин Макар (Чулпан)
“Иң яхшы сакчылар”: Зәйнуллин Рамазан (Кизләү), Нуруллин Айзат (Киекле), Семенов Денис (Чулпан)
“Иң яхшы һөҗүмче”: Хәкимов Данис (Чулпан), Заһретдинов Замир (Кизләү)
Ярышларны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүләре өчен әти-эниләргә һәм шәхси эшмәкәрләр Зөлфәт Әхмәтов белән Чәчәчк Абдулвалиевага рәхмәтебезне белдерәбез.
Гүзәл Җәдитова, Киекле мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев