Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы пенсионерларының пенсияләре артты

Узган елда халык телендә булган иң популяр – пенсия яше арту һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә индексация мәсьәләсе бүген инде тормышка ашкан факт.

 Яңа реформа законнары 1 гыйнвардан үз көченә керде.

Шул ук вакытта лаеклы ялда булган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттермәүче 13031 нурлатлының пенсияләре бу айдан 7,05 процентка артты. Пенсия фондының җирле идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аларның иминият пенсияләре уртача 1068,63 сумга арткан. Элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәннәр иминият пенсияләренең фиксирланган түләүләренә 25 процент күләмендә өстәмә алдылар. Арту бары тик авылда яшәүче эшләмәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажга ия пенсионерларга гына кагылды.

- Пенсияләр уртача 1333 сумга артты. Ул Нурлат районының 2100 пенсионерына билгеләнде, - дип хәбәр иттеләр идарә белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев