Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында кеше югалды

Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге 1936 елның 30 августында туган Пономаренко Николай Семеновичны эзли. Ул Нурлат районының Мамык авылында Тельман урамы, 29, 2дә яшәгән.

Өеннән 2013 елның 17 августында кичке 11нче яртыда чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел.
Билгеләре: буе 163 см., ябык гәүдәле, чәчләре ак, җилкәләре салынып тора, бөкрәеп йөри, йөзе озынча, күзләре коңгырт, иреннәре юка, иягендә тирән чокыры бар. Тешләре юк, акрын сөйләшә, сүзе начар аңлашыла, "ш"ны начар әйтә. Уң як беләгендә "ТОМА" дигән татуировкасы бар, ия бармагының бер фалангасы юк. Бик акрын гына ике алюминий таяк ярдәмендә йөри.
Киемнәре: замоклы кара төстәге свитер (соры буйлар белән), зәңгәр һәм ак төстәге шакмаклы җылы җитен күлмәк, караңгы зәңгәр төстәге трико, кара төстәге галошлар.
Элемтә өчен телефоннар: 2-46-42, 2-46-48, 2-11-25, 02.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X