Нурлат шәһәренең шикәрчеләр бистәсе мәчетендә төрле ярдәм акцияләре оештырыла
Рамазан аен нурлатлылар игелекле эшләргә багышлап, шәригать кануннары нигезендә үткәрергә тырыша.
Мохтаҗларга ярдәм итү – шундый күркәм гамәлләрнең берсе. Менә шикәрчеләр бистәсе мәчете каршында эшләп килүче “Мәрхәмәтле ярдәм” туклану пункты да мәхәлләнең 20дән артыграк өлкән яшьтәге аз керемле кешесен төрледән-төрле бәйрәм ризыклары белән сыйлый.
«Җирле эшмәкәр Фәния Вәлиуллина Рамазан аенда туклану пунктын мохтаҗлар өчен бушлай камыр ризыклары белән тәэмин итә. Моннан тыш, ифтар ашлары үткәргәндә дә аларга өлеш чыгарабыз, мәҗлесләргә чакырабыз», – дип сөйләде имам-хатыйб Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов.
Җәмәгать өчен ифтар ашлары исә биредә даими оештырыла. Дин йорты, Минәсхәт хәзрәт гаиләсе белән уздырган мәҗлесләргә, мисал өчен, 80шәр кеше җыелган. Үткән шимбәдә гыйбадәт кылучыларга район башлыгы Дамир Ишкинеев та кушылган. Җәмәгать белән намаз укыганнан соң, ул җыелучыларга ихлас теләкләрен ирештергән. Мәҗлес мул өстәлләр артында вәгазьләр, Коръән аятьләрен уку белән дәвам иткән.
Мәчет махсус хәрби операциядә сугышучы якташларыбызга да һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора.
«Биредә махсус җыю пункты игълан итмәсәк тә, изге күңелле нурлатлылар азык-төлек – ярмалар, токмачлар, майлар, шулай ук урын-җир әйберләре китереп торалар. Аларны без алгы сызыкка “Барысы да җиңү өчен. Нурлат” волонтерлык оешмасы белән җибәрәбез, акчалата ярдәм дә күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте имам-хатыйб.
Фотоларны М.Фәйзетдинов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев