Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат тимер юлчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Нурлат эксплуатация депосының тепловоз машинисты Рәфыйк Сабиров өчен исә быелгы бәйрәм аеруча истәлекле, чөнки аның тимер юлга килүенә нәкъ шул көннәрдә 30 ел булды.

Кәкре Атау авылында туып-үскән Рәфыйк тимер юлга бала чагыннан Нурлат станциясенә сирәк кенә кунакка килеп йөргәндә үк гашыйк була. Корыч юллар, алар аша туктаусыз агылып торган поездларга карап, малай үзе дә шул юллар буйлап җилдерергә хыяллана һәм мәктәпне тәмамлау белән һич икеләнүләрсез шул һөнәр буенча укырга да керә. Башта машинист ярдәмчесе булып тәҗрибә туплый, аннан составларны мөстәкыйль йөртә башлый.
- Беренче көнне әле дә хәтерлим, - ди Рәфыйк Вахитович. - Эшем үтә җаваплы булса да, артык каушадым дип әйтә алмыйм. Чөнки тимер юлда тепловоз йөртә башлаганчы, бик күп күнекмәләр үтәргә, өйрәнергә, тикшерүләр аша узарга кирәк.
Әлбәттә, ул чагында тәҗрибәле машинистлар Габделхәй Камалов, Азат Садретдинов, Анатолий Малыгин һәм башка остазлардан да күп нәрсәгә өйрәнә яшь машинист.
Хәзер исә Рәфыйк Сабиров - үзе яшьләргә остаз. Әмма бүген 30 еллык тәҗрибәсе булса да, белемнәрен арттыру өстендә эшли әле. Чөнки тимер юл яшьләрнең генә түгел, инде тәҗрибәле машинистларның да даими рәвештә белемнәрен арттырып, яңалыкларны өйрәнеп, күнекмәләрен чарлап торуын, игътибарлылыгын таләп итә. Өч дистә ел эчендә юлда зур күңелсезлекләргә һәм һәлакәтләргә тап булмавының төп сере дә шуны аңлап эш иткәнгә күрәдер, мөгаен.
Рәфыйк Сабиров шул еллар эчендә көннең яки төннең теләсә кайсы вакытында юлга чыгып китүләрне дә гадәти хәл итеп саный. Озак еллар Бөгелмә, Ульян станцияләре арасында йөкләр ташуда булган, бүгенге көндә исә станциядә поездлар формалаштыру белән мәшгуль. Гаиләсендә дә Рәфыйк Вахитовичның һәрчак юлда булуын аңлап кабул итәләр.
Тимер юлчылар көнен ул янә эштә каршы алачак. Бу көнне Куйбышев тимер юлларына караган Нурлат тимер юл станциясенең дистәдән артыграк подразделениесендә дә эш гадәти режимда дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Нурлат тимер юлчыларыннан торган делегация Куйбышев тимер юлларының башкаласы саналган Самара шәһәрендә үтәчәк масштаблы бәйрәм чараларында да катнашачак. Анда нурлатлылар гадәттәгечә гаиләләре белән дә барып, бу көннәрдә Самарада тукталачак уникаль поезд - күчмә күргәзмә-лекия комплексында тимер юлларның тарихы һәм бүгенгесе белән дә танышырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день ж/д