ХӘБӘРЛӘР
Нурлат урманчылыгы автопаркы яңа “Нива” автомобиле белән тулыланды
Нурлат урманчылыгы автопаркы яңа "Нива" автомобиле белән тулыланды.
Урманчылар көне алдыннан республика урманчылары җитәкчеләренә машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды. Алар арасында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе дә бар иде.
Быел Нурлат урманчылыгында һөнәри бәйрәмнәрен аеруча зурлап билгеләп үтәләр. Узган атнада урманчылык җитәкчелеге Заречный клубында тармак ветераннары белән очрашу оештырды. Алар өчен чәй табыны әзерләнгән, баянчы чакырылыган иде. Ә бу шимбәдә, 27 сентябрь көнне, Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Искәндәр Усманов җитәкчелегендәге 8 кешелек делегация Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк тантаналы чарада катнашачак. Делегация составында Мәктәп урманчылыгы вәкилләре дә, тармак ветераннары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев