Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ветеринарлары биокалдыклар җыю өчен яңа махсус техника алды

Нурлат районы ветеринария хезмәте паркы яңа ГАЗ автосамосвалы белән тулыланды. Махсус техника ачкычларын тапшыру тантанасы «Казан Экспо» мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.


Республика программасы кысаларында Татарстанның ветеринария берләшмәләренә биологик калдыкларны җыю һәм ташу өчен 10 яңа автомобиль тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәтнең матди базасын ныгыту – өстенлекле бурыч.

Нурлат районы өчен яңа махсус техника ачкычларын район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Ирек Шәрәфетдинов кабул итеп алдылар.

Яңа машина районның торак пунктларында утильләштерү мәсьәләләрен оператив рәвештә һәм санитар нормалар буенча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу эпизоотик вәзгыятьне тотрыклы тоту өчен бик мөһим. 

Ветеринарларның нәтиҗәле эше халыкның тормыш сыйфатына һәм республиканың азык-төлек куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый. Яңа ГАЗ самосвалы Нурлат белгечләренең көндәлек эшендә ышанычлы ярдәмче булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев