Нурлат яңара: йортларга – капремонт, ишегалларына – төзекләндерү
Завод тыкрыгының 5нче йорты – шул көннәрдә реконструкция эшләре зур темплар белән барган тагын бер адрес бу.
Подрядчы оешма йортка капиталь ремонт ясый, ә халык ишегалды территориясен төзекләндерү өчен әзерли – ул “Безнең ишегалды” программасына кертелгән. Бу хакта безгә әлеге йортта озак еллар яшәүче Галия Нәфыйгова сөйләде. Ул йортта, ишегалды территориясендә, тулаем шәһәрдә барган матур үзгәрешләр турындагы фикерләре белән уртаклашу өчен, шикәрчеләр микрорайоныннан ук килгән.
– Без ишегалдыбызны яшел, чәчәкле, матур һәм үрнәк итеп күрергә телибез. Бу хәлебездән килә, чөнки бездә үз ишегалдын яратучы һәм аны карап, чистартып торучы яхшы кешеләр яши. Алар белән исә барлык проблемаларны да чишәргә була, – дип сөйләде Галия Әһлиулловна.
Һәм без аңа ышанабыз. Сер түгел, рәхмәт сүзләрен сирәк ишетергә туры килә, гадәттә, халыкка һәрвакыт нәрсәдер җитми. Биредә исә киресенчә.
– Әлеге йортта яшәүчеләр территорияне ямьсезләп торучы иске корылмаларны сүтүгә аңлы якын килделәр. Сарайларның бер өлеше берничә ел элек үк сүтелде, тиздән калганнарына да чират җитәчәк, – дип уртаклашты “Экодом” идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәев.
Галия Әһлиулловна сүзләренә караганда, идарәче компания белән алар килешеп яшиләр, шуңа күрә ишегаллары да һәрвакыт тәртиптә. Ә инде ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсен гомуми сөйләшүгә чыгаргач, фикерләр аерылган – күршеләр арасында яшьләр дә, кечкенә балалы гаиләләр дә бар. Шулай да уртак фикергә килә алганнар.
– Ишегалдыбызда тротуар юк иде, төзекләндерү эшләре башлангач, аны ясаячаклар. Бу бит бик мөһим, – дип дәвам итте Галия Нәфыйгова. – Өлкәннәргә дә, мәктәп укучыларына да, сабыйларга да кирәк. Бер сүз белән, ишегалдыбыз тормыш өчен уңайлылана бара, барысы да кешеләр өчен ясала. Эстетик ягын да исәпкә алалар. Балалар, оныклар кайта, аларга да күрсәтер нәрсәләр бар.
– Ишегалдыбыз гына түгел, бөтен Нурлат яңара, – дип үз шәһәре турында горурлык белән сөйли әңгәмәдәшем. Брусчаткадан ясалган тротуарлар, яңа учреждениеләрнең заманча биналары, парклар, скверлар, юллар, функциональ зоналар, урам утлары – шәһәр халкы боларның барысын да күрә икән. Димәк, шәһәребезгә яңа программаларның килүе юкка түгел. Аларның кадерен белүче кешеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев