Нурлатлыларны министр кабул итте
Кичә, 17 мартта, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау буенча министры Эльмира Зарипова видеорежимда гражданнарны кабул итү үткәрде. Бу көнне министрга 7 нурлатлы үз гозерен җиткергән.
- Министрга социаль хезмәтләргә яңа тарифлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль ярдәм, мәшгульлек һәм балалар бакчаларына компенсацияләр алуга бәйле сораулар бирелде, - диде Социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева. - Барлык мөрәҗәгать итүчеләр министрның консультацияләрен алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев