Нурлатлылар “Созвездие-Йолдызлык” фестивале финалына уздылар
Нурлатның яшь талантлары Чирмешәндә узган “Созвездие-Йолдызлык” XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Анда “Эсперанса” эстрада биюләре ансамбле, Рәсүл Җамалиев (вокал-соло) һәм “Радея” вокаль ансамбле I дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.
“Незабудки” хореография коллективы һәм “Веселые девчата” вокаль ансамбле үз номинацияләрендә икенче урынны яуладылар.
Моннан тыш, Сәминә Шәфыйкова (конферанс) һәм Нәргизә Юнысова (вокал-соло) жюриның махсус призлары белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев