Нурлатлылар сукырлар арасында узган республика ярышларыннан җиңү белән кайттылар
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле бүлеге командасы Алабугада күрү буенча инвалидлар арасында үткән шашка, шахмат һәм домино буенча республика команда ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Әлеге традицион ярышлар быел җәмгыятьнең Татарстан республика оешмасына 105 ел тулуга һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелде.
Нурлатлылар шашкада аеруча зур уңышка иреште. Николай Евлейкин, Саимә Мортазина һәм Вера Козловадан торган команда 1нче урынны яулады. Михаил Безруков, Виталий Говоров һәм Җәмилә Мингалиевадан торган шахматчылар командасы исә 3нче урынга лаек булды.
Биредә Виталий Говоровның осталарча уены күпләрдә соклану уятты, 85 яшендә булуына карамастан, ул үзеннән күпкә яшьрәк уенчыларны да бирелергә мәҗбүр итте. Нурлатлылар доминода да үз көчләрен сынап карадылар. Бу төр программада Марат Тинчеров һәм Юрий Яковлев, лидерлардан аз гына калышып, 4нче урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев